2022 елның 9 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы үзәк китапханәсендә чара үткәрелде.
2022 елның 10 мартында Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда Тукай районы алдынгылары слеты узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, ТР Премьер-министры урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов, шулай ук оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, авыл хезмәтчәннәре һәм хуҗалык итүнең барлык тармаклары хезмәткәрләре катнашты.
Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрелә. Чираттагы очрашу 2022 нче елның 10 нчы мартында Саба муниципаль районы Явлаштау авыл җирлегендә узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап хуҗалык итүче субъектларда өйрәтү семинарлары үткәрүне дәвам итә.
Төрле буын вәкилләренең кулланучылар хокукларын яклау турында законнар нигезләрен өйрәнүгә, практикада алган белемнәрне куллануга һәм хокукый культура формалаштыруга карата кызыксынуларын арттыру максатыннан, Балтач муниципаль районының 13 нче номерлы Карадуган авылы китапханәсендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова чара үткәрделәр.
Хәзерге заманда кешеләр вакытларын янда калдыру максатыннан, күп нәрсәне Интернеттан гына заказ биреп кайтарта. Шул исәптән, орлыкларны да.
Интернет кибетләрдән орлыклар сатып алуның уңай ягы — моны өйдән чыкмыйча гына эшли алуда. Тик моның минуслары да бар. Мисалга, мошенниклар белән очрашырга мөмкинсез.
Орлыкларны дөрес сайлар өчен аны ясаучы, сатучы һәм китереп бирүчегә игътибар итәргә кирәк. Шулай ук тәкъдим ителгән продукциянең һәм хезмәтнең сыйфаты нинди булу да мөһим. Моны белү өчен оешма хакында Интернетта бераз мәгълүмат җыю да җитә.
2012 елның 10 мартында «Восторг 52» ҖЧҖдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган «Кулланучылар хокукларын яклау» өлкәсендә белем бирү семинары үткәрде.
«Восторг 52» ҖЧҖ хезмәткәрләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чара оештырды.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең уртак чаралары барышында Баулы районының юл буе кафеларының берсендә физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз сату факты ачыкланды һәм моңа чик куелды. Ягъни, РФ КоАП 14.17.1 ст.1 ө.буенча җаваплылык каралган хокук бозу очрагы ачыкланды. 27,5 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды, административ тикшерү алып барыла.
Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Традиция буенча, Халыкара кулланучылар оешмасы (Consumers international, СІ) ел саен, теге яки бу актуаль проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен, Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне тематикасын билгели.