ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Ел саен 15 мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече белән берлектә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасын исәпкә алып, мәгълүмати-агарту чаралары үткәрү буенча чаралар планы эшләнде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен 15 мартта үткәрелә. Аның тематикасын традиция буенча Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе билгели, агымдагы елда «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» темасы игълан ителде.

СOVID-19 пандемиясе цифрлы хезмәтләр үсеше белән бәйле тенденцияне көчәйтте. Мондый үсешнең өстенлеге - финанс хезмәтләренең үтә күренмәлелеге һәм тизлеге.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

«Fair Digital Finance» -  «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» - 2022 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы.

2022 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Марсель Шаһидуллин, Казан шәһәре Совет районының «Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче Лицей» (178 нче Мәгариф үзәге) муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең педагоглар составы белән берлектә, 11 нче сыйныф укучылары белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында законны гамәли куллану» дигән темага семинар үткәрде.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы - Әлмәт шәһәрендә иң борынгы урта һөнәри уку йортларының берсе. Ул 1968 елда РФ нефть-газ чыгару сәнәгате министрлыгы карары буенча «Татнефть» берләшмәсе инициативасы буенча төзелгән. 45 ел эшләү дәверендә исеме дүрт тапкыр үзгәрде, әмма аның асылы бер – сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар әзерләү.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

«Fair Digital Finance» - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» - 2022 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы, ул, традиция буенча 15 мартта билгеләп үтелә.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Кызыл Бор авылының «Красноорская дубрава»  социаль ярдәм үзәгендә ял итүчеләр белән очрашты. 

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре Чистай шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультацияләр үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Сыра әче, яраклылык вакыты күрсәтелмәгән. Кибетне тикшерүегезне сорыйм» - Түбән Кама кибетләренең берсенә карата «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт Мәгълүмат Системасына әнә шундый шикаять керде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре үткәргән контроль чара барышында, кибеттә чыннан да, 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законны бозу факты ачыкланды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

2022 елның 11 мартында Кукмара районы Түбән Урыс авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Тэги: гражданнарны кабул итү

11
март, 2022 ел
җомга

2022 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районы сәүдә объектларында сатучылар өчен семинарлар үткәрде. Семинар барышында сатучыларга РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре аңлатылды, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезләре, коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүмат бирелде, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе белән танышу өчен материаллар таратылды, кулланучы өчен мәгълүмат почмакларын, сәүдә объектының тулы исеме һәм эш вакыты белән элмә такталарын рәсмиләштерүнең төп кагыйдәләре аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International