Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Гвардия урамы, 53Б буенча урнашкан сәүдә рәтләре территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән укыту семинарлары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Лениногорск муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләрен тикшерү буенча ачык чара уздыру турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты «Бытовик» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырды.
Бу көннәрдә Әлмәттә Бөтенроссия ярминкәсе уза. Оригиналь товарлар, җитештерүчедән киемнәр, фермер продуктлары, Камчаткадан балык һәм кызыл уылдык, Белорус колбасалары, сырлар, чәйләр, кондитерлык әйберләре үз сатып алучыларын көтә. Биредә хатын-кызлар, балалар һәм ир-атлар киемнәре, аяк киемнәре, йорт өчен товарлар, сувенирлар һ. б. күп.
Чистай территориаль органы хезмәткәрләрен хезмәткә әзерләү буенча тематик план һәм дәресләр расписаниесе кысаларында «Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча ПК һәм ЭЭБ хезмәткәрләренең эшчәнлеге» темасына дәрес үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы администрациясе бинасында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Луч бистәсендә Башкарма комитет белгечләре өчен семинар-уку һәм күчмә кабул итү үткәрделәр. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Апрель» даруханәсенә килүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.
Биектау муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына шушы көннәрдә җәйге аяк киеме сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Аяк киеме аңа уңайлы булырга тиеш кебек тоела – үлчәме туры килә, ул бик җиңел. Әмма, сатып алучы сүзләренчә, аяк киеме үкчә өлешен бик нык авырттыра.
Белгечләр кулланучыга товарны сатып алу урыны буенча товарны экспертизалау таләп итеп мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.