Профилактика эшчәнлеге кысаларында, Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әлмәт шәһәренең сәүдә нокталарында аңлату эшләрен дәвам итәләр. Мондый күчмә чараларның максаты - шәхси эшмәкәрләргә һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон таләпләре турында мәгълүмат бирү һәм мөмкин булган хокук бозуларны кисәтү.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михееваның энесе Марат Марсель улы Хуббатов тарихын сөйләрбез. Марат Хуббатов 1989 елның 10 февралендә Әлмәттә туган. 13 нче урта мәктәпне тәмамлагач, ул Ерак Көнчыгышта матрос булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, Марат Әлмәт районының наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш бүлегендә машина йөртүче булып эшли, гаилә кора, ике баласы бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Шумково авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефонына тиешле сыйфатта хезмәт күрсәтелмәү, аерым алганда, теплицаны тиешенчә әзерләмәү турында кулланучылар мөрәҗәгатьләре килүе дәвам итә. Әйдәгез тикшерик, мондый очракларда кулланучының нинди хокуклары бар соң?
Россия Президенты В.В. Путин йөкләмәсе буенча расланган «Россиядә эшләнгән» милли бренды астында үзебезнең продукцияне тәкъдим итү программасы кысаларында 2025 елның 17 маенда Мәскәүдә «Зарядье» паркы территориясендә Россия брендларын онлайн-сатуның беренче халыкара ярминкәсе узачак.
Гражданнарга консультация ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыру максатларында Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә даими рәвештә кизү торалар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре торак йорттан физик затның спиртлы продукция сату фактын ачыклаган. Ике шешә алкогольле продукция тартып алынган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районының Арташ урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде. Көн саен, сатып алулар ясаганда, теге яки бу хезмәтләр алганда – без барыбыз да кулланучылар булып торабыз.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре хезмәт ветераннары пансионатында булдылар. Өлкән буын вәкилләре өчен концерт белән бәйрәм оештырдылар.