ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2019 елның 7 июнендә "Молочные" сосискаларына кулланучылар дегустациясе уздыра. Ни өчен сосискаларга? Беренчедән, аларны өлкәннәр дә, балалар да ярата. Икенчедән, тиз арада тамак ялгарга кирәк булганда, сосискалар моның өчен бик яхшы гына ярап куя. "Молочные" сосискалары барлык сосискалар арасында россиялеләр тарафыннан яратып кулланыла торган ризык


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 3 июнендә Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре белән чираттагы киңәшмәдә 2019 елның 1 кварталында Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек практикасы турында фикер алыштылар. 2019 елның беренче кварталында гына да 1189 хокук бозу очрагы ачыкланган. Прокурор тикшерүе материаллары буенча 11 җинаять эше кузгатылган. Территориаль орган җитәкчесе Гөлшат Вафина чарада катнашучыларга дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибен бозуга юл куймау һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый һәм башка актларның үтәлеше турында тагын бер кат искәртте

2019 елның 28 маенда Ростов-на-Дону шәһәрендә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең (ФАС) Эксперт советы каршындагы алкоголь продукциясе базарларында конкуренцияне үстерү буенча эшче төркем утырышы узды

Без еш кына азык-төлекне сатып алганда яраклылык вакытына һәм эшләп чыгарылу датасына игътибар итмибез. Ә кайчак бу белешмәләр нормада, ә продукт бозылган булырга мөмкин. Мондый очракларда күпләр андый продуктны чыгарып ташлый да, икенче кибеткә барып, башкасын сатып ала. Әгәр дә инде сез акчагызны кире кайтарырга уйласагыз, килеп туган низагны хәл итү өчен үз хокукларың турында белеп тору мөһим


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Мүк җиләгеннән морс – елның теләсә кайсы вакытында иммунитетны бик яхшы саклый. Ул хин кислотасына, табигый антисептик – бензой кислотасына, шулай ук калий һәм антиоксидантларга бай. Мүк җиләгеннән яхшы морсны ничек итеп сайларга

2019 елның май аенда спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм аларның әйләнеш күләмнәре турында мәгълүматларны кабул итү 2019 елның 1-10 июнендә автоматлаштырылган рәвештә гамәлгә ашырылачак

 

2019 елның 31 маенда "Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә "Мин - эрудит" темасына викторина булды, анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты


31
май, 2019 ел
җомга

Без барыбыз да – кулланучы, безнең һәркайсыбыз көн саен товар һәм хезмәт сатып ала, ләкин сатучылар һәрчакта да намуслы түгел һәм сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтергә атлыгып тормыйлар. Кибетләрдә күбебезнең намуссыз хезмәт күрсәтүгә яки сыйфатсыз товарлар сатып алуга тарыганы бардыр. Шуңа күрә дә үз хокукларыңны белеп тору бик мөһим


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Китапханә көне дигән һөнәри бәйрәм алдыннан Чаллы территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Әгерҗе үзәк китапханәсенең хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде

2019 елның 28 маенда Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З.З.Габидуллина, территориаль орган башлыгы М.И.Михеева катнашында район территориясендә сыра продукциясен сатучы шәхси эшкуарлар белән очрашу уздырылды. Территориаль орган башлыгы М.И.Михеева 2019 елда сәүдә предприятиеләре тарафыннан сыра сату, шулай ук БДАМС системасында сыра, сыра эчемлекләре әйләнешен исәпкә алу тәртибе турында мәгълүмат җиткерде. Эшкуарлардан сыра һәм сыра продукциясе белән тәэмин итүче сәүдә вәкилләренең эшен яхшырту, продукцияне һәм товар озату документларын кире кайтару һәм алмаштыру буенча тәкъдимнәр керде. Шәхси эшкуарлардан җиткерелгән барлык сорауларга да тиешле аңлатмалар бирелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International