2017 елның 21 декабрендә Пенсия фонды һәм башка хезмәтләр белгечләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә гражданнарны пенсия белән тәэмин итү һәм куллану базары өлкәсендә иң актуаль мәсьәләләр буенча халык белән очрашу үткәрде
Республикабызның төрле почмакларыннан 4000нән артыграк, шул исәптән Казаннан – 459 укучы олимпиадада катнашырга теләк белдергән иде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлап җибәргән “Сатып алучының хокуклары турында урында ук беләбез” дигән акциясе узып баручы елның соңгы аенда көннән-көн “кыза”: эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 15 декабрьдән 19ына кадәр республикабыз башкаласының тагын 19 сәүдә ноктасында булып кайтты
Казан территориаль органы Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында “Сезнең өчен китап” дигән акция оештыру турында килешүгә ирешкән иде. Шулай итеп, территориаль орган хезмәткәрләре сәнгать турында, фәнни, биографик китаплар җыюны оештырды
2017 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак. Анда кулланучылар күңеленә аеруча хуш килгән Россия шампан шәрабләре һәм газлы шәраб эчемлекләре дегустацияләнәчәк
2017 елның 13 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә авыл халкы белән очрашты. Мондый күчмә чаралар даими рәвештә үткәрелә һәм авылда яшәүчеләр тарафыннан көтеп алына. Бу юлы үткәрелгән чарада өлкән яшьтәге гражданнар катнашты
2017 елның 13 декабрендә Чүпрәле районы Олы Чынлы авыл җирлегенең Олы Чынлы авылында гражданнарны күчмә кабул итү булып узды. Аны, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Т.М.Вәлиуллова катнашында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы, әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Х.Йосыпова үткәрде
2017 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына И.Газизуллиннан авыл кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Арча районы, Гөберчәк авылы, М.Мәгъдиев урамы, 47нче йорт) законны санга сукмыйча хәмер продукциясен сатулары турында мөрәҗәгать керде
2017 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегеннән Самара өлкәсендә яшәүче М.М.Галәветдиновның билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы керде