ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2017 ел
җомга

21 ноябрь көнне Түбән Кама территориаль органы белгече, оешма хезмәткәрләре арасында эш тәҗрибәсе алышу, шулай ук яшь буынның кулланучы буларак белемнәрен үстерү максатыннан чыгып, Зәй мәктәпләрендә күчмә чаралар үткәрде


23
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Спорт – нибары бер сүз үзе, ә мәгънәсе нинди тирән! Спорт белән шөгыльләнү – кешенең физик үсешендә билгеле бер нәтиҗәгә ирешүгә юнәлдерелгән эшчәнлекнең бер төре. Спорт – кешенең физик үсешен, сәламәтлеген һәм рухын ныгытуны күздә тоткан физик культураның бер өлеше

2017 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Нурлат шәһәрендәге кибетләрнең берсендә хәмер сатылырга ярамаган вакытта (9 сәгать 05 минутта) балигъ булмаган бер үсмергә сыра сату фактын ачыклады

Тукай районы Калмаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Халыкара коррупциягә каршы көрәшкә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, “Намус кушканча яшәү” дигән темага ачык дәрес үткәрелде

2017 елның 22 ноябрендә “Балаларга хокукый ярдәм көне” Бөтенроссия акциясе кысаларында Минзәлә шәһәре 3 нче урта мәктәбе 4 һәм 9 нчы сыйныф укучылары белән чара үткәрелде

2017 елның 23 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Утар-Аты авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү оештырды. Анда авыл җирлеге һәм Утар-Аты күп функцияле үзәге офисы хезмәткәрләре катнашты

Татарстанда азык-төлекнең сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча координация советы пәйда булачак. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйды


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

 Чаллы территориаль органының эчке базары үстерү һәм координацияләү бүлегенә бер гражданин Чаллы шәһәрендәге бер мебель салоны җитәкчесенә карата претензия хаты проектын төзүгә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте

 2017 елның 22 ноябрендә Актаныш муниципаль районында 2017 елда “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага үткәрелгән республика олимпиадасы призерларын бүләкләү тантанасы булып узды

Әлмәттә контрольлек һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре әледән-әле төнге сәгатьләрдә хәмер продукциясен сату фактларын ачыклап тора. Дөрес, төнлә зур градуслы эчемлекләр сатуны бик сирәк очракларда гына күрергә була: сатучыларның алкогольле продукция сатуга рөхсәт кәгазе – лицензиясен югалтырга теләмәвенә бәйле бу. Ә менә төн уртасында сыра сату – сирәк күренеш түгел


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International