ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Җитештерүчеләр һәм сатучыларга – керем алу, сатып алучыларга – югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алу, дәүләткә – бюджетка акча кертү, шулай ук үз гражданнарын сыйфатсыз продукциядән һәм җитештерүчеләр, сатучылар ягыннан хокукка каршы гамәлләрдән саклау кирәк


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 10 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре бер кибетнең «Разливное пиво» бүлегендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Түбән Кама ш., Менделеев ур., 15 й.)   100 мл сыешлы пыяла савытларда аптекаларның производство бүлекләре өчен дарулар, стериль булмаган дарулар әзерләү өчен билгеләнгән субстанция-эремә – 95% лы фармацевтика антисептик эремәсе («Гиппократ» ҖЧҖ җитештергән) сатылуын ачыклады. Тикшерү барышында 44 савыт спиртлы сыекча сатудан алынды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 ел, №764 карары белән расланган “2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” №6 кече программасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы сәүдә челтәреннән сатып алынган балык консервларына куллану дегустациясе үткәрде

Студентлар – товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану процессына актив җәлеп ителгән яшьләр ул. Алар калган яшьләргә генә түгел, бәлки үзләренең яшь төркеменә кермәгән халыкның киң катлавы фикеренә дә җитди  йогынты ясый

2017 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге хезмәткәре белән берлектә стационар булмаган сәүдә объектында хәмер продукциясен җитештерү һәм әйләнештә йөртүнең легальлеген раслардай товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә хәмер продукциясен (сыра һәм сыра эчемлекләре) сату фактын ачыклады.  Нәтиҗәдә 96 литрдан артыграк продукция хуҗасыннан алынды


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ТР  Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Татарстан Хөкүмәте рәсми порталының интернет-кабул итү бүлмәсе аша алынган бер кулланучының язмача мөрәҗәгате буенча, урынга чыгып, “Яңа Тура” технополисында укыту-өйрәтү чарасы үткәрде


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Әйе, котылгысыз күренеш бу. Әмма картлыкның – үз өстенлекләре : зур тормыш тәҗрибәсе, зирәклек, балалар һәм оныклар ихтирамы, социаль яклау. Нәкъ менә өлкәннәрне социаль яклау нәтиҗәсендә яңа бәйрәм пәйда булды да инде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия” телефонына дулкынлануы тавышына чыккан бер яшь ана шалтыратты. Баксаң, ул сабые белән уен бүлмәсендә булган икән. 10-15 бала уйный, каручылары юк, эчәргә су юк, дип тезеп китте ханым


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Шимбә, 7 октябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Лаеш районына агачлар утыртырга барды

Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозган өчен административ штрафка тартылган кайбер гражданнар, штраф түләү – ихтыярый эш, дип ялгыш уйлап, штраф түләү буенча килеп чыккан бурычын инкарь итә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International