Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгеч-эксперты Розалия Сафинаның бабасы – Бөек Ватан сугышында катнашучы турында сөйләрбез.
Шакиров Фәттах Шакирович сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алына. Аның биш баласы калган, кечесенә нибары 13 көн була. Балалары әтиләрен бүтән бер тапкыр да күрмиләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультация өстәле уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районының Измә авыл җирлеге башлыгы катнашында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге «Победа» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сатып алучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз телефон аша интернет-кибеттән сатып алынган тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Гражданка робот-тузан суырткыч сатып алган. Өйдә озата баручы документлар белән танышкач, товарның техник характеристикалары аны канәгатьләндермәгәнлеген аңлаган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге өлкән белгече Ирина Синица һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге баш белгече Ләйсән Мәрданова Азнакай районы күпфункцияле үзәгенең консультация пунктында гражданнарны кабул иттеләр.
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Алтын Ай» сәүдә үзәгенең җиһазлар салоны хезмәткәрләре белән профилактик чаралар үткәрделәр. Әңгәмә барышында җиһаз салоны сатучы-консультанты кулланучыга җиһазларны китереп бирү һәм җыю вакыты турында белергә кирәклеге турында сөйләде:
4 апрельдән 7 апрельгә кадәр, Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең кан басымын үлчи торган көнкүреш тонометрларын тикшерүгә багышланган «Ышан! Сәламәт бул!» дип исемләнгән акция узды. Чараны стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге белгечләре түләүсез нигездә оештыра.
2025 елның 07 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр В.И. Нәҗипова кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрделәр.
Конфискацияләү турында законлы көченә кергән 15 карар нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында 72,383 литр күләмендә тартып алынган алкоголь һәм спиртлы продукция «Росспиртпром» АҖ вәкиленә тапшырылды.