Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Колга авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы Изге Валентин көне алдыннан зәркән бизәнү әйберләрен сайлауга игътибарлы булырга кирәклегенә игътибар итә.
Зәркән әйберләрен сатып алганда кулланучыга проба тамгасына, ә Россия предприятиеләре продукциясенә – җитештерүченең исемлегенә (җитештерүченең тамгасына) игътибар итәргә киңәш итәбез. Анда зәркән эшләнмәсен чыгару елы, әзерләү төбәге турында мәгълүмат, шулай ук аның индивидуаль билгеләре (берничә цифр һәм хәреф) бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы "Кайнар линия"сенә кулланучыдан сорау керде:
- Агымдагы елның гыйнварында 1 еллык гарантиясе булган кер юу машинасы сатып алдык, ә февральдә ул эшләми башлады. Миңа еш кына кер юарга туры килә. Мондый вәзгыятьтә нишләргә? Мин товарны алыштыруларын яки кер юу машинасы сатып алуга тотылган сумманы кире кайтаруларын сорый аламмы?
Алексеевск районы мәдәният йортында «Эдем» ҖЧҖ җитештергән продукция күргәзмәсе узды.
Бүген ул Алексеевск районының иң эре сәүдә предприятиесе. Аның активында кафе, кунакханә, кибетләр, кием тегү һәм ремонтлау ательелары, чәчтарашханә, икмәк пешерү урыннары бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренең Түбән Кама педагогика көллиятенең 3 курс студентлары белән очрашуы 7 февральдә, 33 ел элек «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы кабул ителгән көнне оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, сатып алучыларның (кулланучыларның) якланмаган категориясе буларак, иң беренче чиратта өлкән яшьтәге гражданнарны алдау практикасының таралуын булдырмау максатыннан, даими рәвештә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашулар үткәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе телефон аша, сатучы тарафыннан смартфонда гарантия срогы дәвамында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү срогын бозган очракта кулланучының хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
2025 елның 07 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре "Тандер" АҖнең "Магнит" сәүдә объектында (Арча шәһәре) "Кулланучылар хокукларын яклау турында" закон кабул ителгән көнгә багышланган акция-викторина үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнодзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Нурлат шәһәренең 2нче мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча укыту чарасы үткәрделәр.
Зәй муниципаль районы Сәвәләй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 класс укучылары «Кулланучы хокукларын ничек якларга?» дип аталган чарада катнаштылар. Дәресне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге хезмәткәрләре үткәрде. Бу дәрес укучыларны финанс белеме нигезләренә һәм кулланучылар хокукларына өйрәтүдә мөһим адым булды.