Мөслим муниципаль районындагы күчмә чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов сәүдә вәкилләре белән очрашты. Хуҗалык итүче күп кенә субъектлар төп эшчәнлек юнәлеше итеп азык-төлек булмаган товарлар сатуны сайлыйлар. Шуңа бәйле рәвештә, җитәкчеләр дә, сатучылар да Сәүдә кагыйдәләрен, җаваплылыкны һәм хокукны белергә тиеш.
2025 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районының «Оникс» үзәгендә 8-11 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда хокукларын һәм бурычларын аңлату.
РФ Административ хокук бозулар кодексында коррупция юнәлешендәге хокук бозуларга багышланган аерым бүлек юк.
Хокук бозуны коррупциячел дип квалификацияләү өчен матди кызыксыну булу, вазыйфаи вәкаләтләрне үз мәнфәгатьләрендә куллану һәм нәтиҗәдә нормаль идарә эшчәнлеген бозу кирәклегеннән чыгып, түбәндәге составларны коррупциячелләргә кертергә мөмкин:
Бүлеп түләү (рассрочка) финанслауның билгеле бер товар сатып алу өчен билгеләнгән максатчан төре булып тора. Ул сатып алучыга товар бәясен өстәмә процентларсыз берничә ай дәвамында өлешләп түләргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әтнә районының күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча гражданнар өчен консультация өстәле оештырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре аяк киемнәре кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле һәм сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.
Консультация өстәлендә һәм семинарда катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары, товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре аңлатылды. Моннан тыш, кулланучылар һәм сатучыларның игътибарын кулланучы тиешле сыйфатта булмаган товар сатып алган очракта исәп-хисап тәртибенә юнәлттеләр.
Бүген Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координацион совет утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының төп юнәлешләреннән берсе - локаль, федераль һәм челтәр булмаган кибетләрдә социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына атна саен мониторинг уздыру. Бәяләр мониторингы беренчел ихтыяҗдагы социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының торышын ачыклау һәм аларның үзгәрүен анализлау өчен үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Дөбъяз авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы Чистай шәһәр җирле иҗтимагый оешмасында укыту чарасы уздырдылар.