Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара муниципаль районының Каенсар авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Чистай шәһәр башкарма комитеты баш белгече белән берлектә, халыкның кулланучылар грамоталыгы дәрәҗәсен арттыру максатларында, Чистай КФҮдә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
- Тормышта мин гади кулланучы һәм азык-төлек алырга кибеткә баргач, кассада ипигә күрсәтелгән бәя белән касса чегындагы бәянең туры килмәвенә юлыктым. Минем гаиләдә бөртекле икмәк яраталар, һәм мин кибетләрнең берсендә бу товарга бәя төшүне күргәч, аны сатып алырга булдым. Хәзер кибетләрдә касса чегы кирәкме, дигән сорауны бирү гадәткә керде. Мин хәзер төгәл беләм - кирәк, бигрәк тә берничә позиция сатып алганда, һәм товар акцияләр буенча тәкъдим ителгәндә. "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ законының 10 статьясында "сатучы кулланучыга аларны дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин итә торган, товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиеш", - дип сөйли Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Евгения Чернова.
Сезнең игътибарга шуны җиткерәбез: сыра һәм сыра эчемлекләренең легаль булмаган әйләнешен булдырмау, шулай ук Татарстан Республикасының сыра базары торышына тактик һәм стратегик идарә карарларын үз вакытында кабул итәргә мөмкинлек бирә торган һәрьяклап анализ ясау максатларында, Татарстан Республикасы территориясендә әлеге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар тарафыннан2025 елда сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуарены ваклап сатуны квартал саен декларацияләү дәвам итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Кадрия Галиева Баулы шәһәрендә 6 нчы урта мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча лекция үткәрде.
Халык белән аңлату эшләре алып бару максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты белән берлектә Чистай муниципаль районының Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку һәм гражданнарны күчмә кабул итү оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең күпфункцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итүне оештырды.
Чарада Түбән Кама районы Башкарма комитеты белгечләре дә катнашты.
2025 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Балтач муниципаль районының Шишинер авылында гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Елена Сазонова Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының 1 курс студентлары өчен мәгълүмат сәгате үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова уенчыклар кибетендә сатучылар өчен чара үткәрде.