ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Күпләребез тарихтан гына шуны белә: майның тугызынчы көне - авыр дата, ә менә сугыш ветераннары бу көнне еламыйча үткәрә алмый. 1945 елның май аендагы кебек үк, аларның йөрәкләре яулап алынган бәйсезлек өчен зур шатлык, шул ук вакытта югалтулар өчен тирән кайгы белән тула…

Тэги: Бөек Җиңү көне

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында барлык районнарда 9 майда тантаналы митинглар узды.

Чистай шәһәрендә митинг 10 сәгатьтә Үзәк мәйданда башланды. Анда предприятиеләр һәм оешмалар, уку йортлары коллективлары катнашты.

Тэги: Бөек Җиңү көне

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 08 маенда Бөек Җиңү Көненең 79 еллыгы алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Бөек Ватан сугышы ветераны Ногманов Тәлгать Ногман улы, 1927 елда туган һәм сугыш ветераны Муллагалиев Бари Вәли улының хатыны Манфура апаның хәлен белергә килде.

Тэги: Бөек Җиңү көне

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә мәктәбендә 2 сыйныф укучылары белән тематик әңгәмә үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Дачный авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре тыл хезмәтчәннәрен котлады. Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе белән берлектә сугыш ветеранының тол хатыны Николаева Елена Петровнаны һәм тыл хезмәтчәне Ведяйкин Виктор Степановичны Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Тэги: Бөек Җиңү көне

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районы буенча территориаль бүлеге белән берлектә Түбән Кама шәһәренең 26 нчы мәктәбендә «Акыллы кулланучы» дигән ачык дәрес үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

9 Май бәйрәме алдыннан Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр белән чираттагы очрашу үткәрделәр. Ял итүчеләр белгечләрнең лекциясен тыңладылар, куллану мөнәсәбәтләре өлкәсендә төрле темаларга сөйләштеләр, РФ законының 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы берничә статьясын тикшерделәр 

Тэги: Бөек Җиңү көне

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Нуринер авылында урнашкан «Чаткы» кибетендә «Хыял» ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Кибәче авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча да хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Тэги: гражданнарны кабул итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International