9 май - илебездә иң әһәмиятле һәм хөрмәтле бәйрәм. 79 ел элек бу көнне күптән көтелгән Җиңү! сүзе яңгыраган. Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгы, каһарманлыгы һәм ныклыгы символы буларак тарихка мәңгегә кергән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Мөслим районында халыкка азык-төлек һәм эчемлекләр белән ваклап сату буенча хезмәт күрсәтүче эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы субъект вәкиленә (ИП Закиров А.Г.) карата профилактик визит үткәрде.
Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре үзәкнең ял итүчеләре белән очраштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең даруханәләренең берсендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы администрациясе бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар узды.
Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары вәкилләре белән семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга этәрү максатыннан «Магнит» кибетендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән алкоголь продукциясен дегустацияләү узды. Кибеттә сатып алучыларга җирле җитештерүченең яңалыклары тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы Спас муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык чара уздырылачагын хәбәр итә.
Түбән Кама шәһәренең «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Кибеткә ничек йөрергә яки кулланучы хокукларын яклыйк» дигән лекция үтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы «Кайнар линия» телефонына кулланучы шалтыратты:
- Җиңел автомобильне кулдан, ягъни гражданнан сатып алды. Машинага гарантия вакыты әле тәмамланмаган. Автомобильдә кимчелекләр барлыкка килгәч, мин сатучыга (автосалонга) кулланучылар хокукларын яклау турында дәгъва белән мөрәҗәгать иттем. Сатучы минем аның белән килешү мөнәсәбәтләрем юк, шуңа күрә «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Закон бу очракта кулланылмый диде. Сатучының баш тартуы законлымы?