Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы кулланучылары белән профилактик чаралар үткәрделәр.
Сәүдә объектларында сатучыларга РФнең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре аңлатыла, аңа ярашлы рәвештә сатучы кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш. Килешүдә товарның сыйфаты турында шартлар булмаганда, сатучы кулланучыга гадәттә куелган таләпләргә туры килгән һәм мондый төр товар гадәттә кулланыла торган максатлар өчен яраклы товар тапшырырга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатларында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар белән семинарлар үткәрелде.
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Тукай муниципаль районында комплекслы чара үткәрделәр. Аларның максаты - район халкына гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү, шулай ук төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрү.
Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен күтәрү максатыннан «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» программасы кабул ителде, ә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде. Программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе - кулланучылар белемен арттыру буенча эшчәнлек алып бару, шул исәптән гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасын үткәрү.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, халыкның кулланучылар белемен арттыру - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларының берсе.
Бу юнәлештә эшне дәвам итеп, Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә муниципаль районында сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшмәкәрләр белән профилактик чаралар үткәрделәр.
Апас районы үзәк китапханәсендә «Өлкәннәрнең хокукый иминлеге» темасына «түгәрәк өстәл» уздырылды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Гөлнара Абдрахманова да катнашты. Белгеч тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының төп статьялары, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү сроклары аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева Баулы шәһәренең 6 урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына дәрес үткәрде.
Мамадыш муниципаль районында үткәрелгән чаралар барышында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы номерлы ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында, «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрелде. Семинарның темасы - барысы да намуслы билге турында - продукцияне маркировкалау һәм эзләү системасы турында.
Коррупциянең нәрсә икәнен күпләр белә. Шулай да, искәртеп узабыз, коррупция ул:
- хезмәт урыныннан явызларча файдалану;
- ришвәт бирү һәм алу;
- вәкаләтләрне дөрес кулланмау;
- коммерцияле ришвәт алу;
- физик затның җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы үз вазифаи урыныннан законсыз файдалануы.
Ришвәт бирү өчен нинди җәза каралганын аңлатыйк.
11.10.2023 көнне «Родина» сәүдә комплексында, мәгърифәтчелек һәм профилактика эшләре кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар уздырылды.