Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәренең «Пятерочка» азык-төлек кибете җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очраштылар.
2023 елның 04 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Атабай авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә профилактик чара үткәрделәр.
Лекция кулланучыларның төп хокуклары һәм бурычлары турында фикер алышудан башланды һәм дәвам итеп «социаль челтәрләрдә алдау» темасын тикшерделәр.
Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 сентябреннән «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 03.04.2023 елның 108-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керә, алар нигезендә, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкоголь продукциясен (сыра, сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм баллы эчемлекләрдән тыш) ваклап сатуны гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектлар, мондый продукциянең ваклап сату күләме турындагы мәгълүматны алкоголь продукциясе җитештерү күләме һәм әйләнеше турында мәгълүматны фиксацияләү һәм тапшыруның техник чараларын кулланып, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү күләмен һәм әйләнешен исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына тапшыруны тәэмин итәргә тиешләр.
Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында түбәндәге сылтама буенча https://tataruslugi.ru/ юл хәрәкәте Кагыйдәләрен бозуны фото- һәм видео автомалаштырылган система ярдәмендә билгеләнгән административ хокук бозулар турындагы карарлар күчермәсенең электрон вариантын алу мөмкинлеге булдырылган.
«Теләче районы мәшгульлек үзәге» ДКУда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләрен, сәүдә кагыйдәләрен, сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп туган конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибен, көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларны сату үзенчәлекләрен аңлату чарасы уздырылды.
Җәй - елның иң күңелле вакыты. Җәй көне табигатьтә ял итү - һәркем хыялланган чара, әмма табигатьтә дә уңайлы һәм комфорт белән ял итәсе килә. Шәһәрдән читкә чыкканда, күлгә барганда, үзегез белән тутырып кабартыла торган матрас алырга онытмагыз, бу сезгә вакытны уңайлы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый матрасны ничек сайларга - берничә киңәш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов Сарман муниципаль районында күчмә чаралар уздырды. Чара кысаларында ул сыра базарында катнашучылар белән очрашты.
Сөйләшүдә Татарстан Республикасы территориясендә сыра продукциясе хәрәкәтенең эзләнүчәнлеген тәэмин итү буенча эксперимент үткәрү мәсьәләләре күтәрелде.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Баулы шәһәренең Гаилә уку китапханәсендә укучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына лекция үткәрде.
Күчмә сөйләшү вакытында кулланучылар белән сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, ягъни тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарлар сату һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Нурлат шәһәренең «Марина-Тур» туристик агентлыгында консультация өстәле оештырылды.