Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Александровка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
1922 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү кысаларында Казан шәһәре базарларында һәм сәүдә мәйданчыкларында (көнкүреш химиясен гамәлгә ашыручы) эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән укыту семинарлары үткәрде.
2022 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый аң-белемнәрен арттыруга һәм халыкка мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында 2022 елның 18 июлендә Чистай муниципаль районы Яңа Чистай авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкы белән Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан чыгып, авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы искәрткәнчә, гөмбә белән агулануның иң авырын - сәламәтлекләре какшаган кешеләр һәм балалар кичерә. Балалар организмында аларны эшкәртү өчен кирәкле санда ферментлар юк әле. Нәкъ менә шуңа күрә 14 яшькә кадәрге балаларны теләсә нинди гөмбә белән ашатырга киңәш ителми. Шуны истә тотарга кирәк, гөмбә белән балалар гына түгел, өлкәннәр дә агулана ала. Күңелсез нәтиҗәләрдән котылу өчен саклык чараларын үтәү мөһим.
Халыкка транспорт хезмәте күрсәтү РФ Гражданнар кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законы, автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставы (08.11.2007 ел, № 259 ФЗ), автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 1 октябрендәге 1586 номерлы карары) нигезендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан «Техноград» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар - укулар оештырылды.
Хәзерге вакытта Интернет челтәрендә товарлар сатып алу, хезмәт кхрсәтүләргә заказлар бирү гадәти күренеш булып тора. Онлайн-шоппинг кибеткә чыгып товарлар эзләп йөрегәнгә караганда уңайлырак һәм тизрәк. Интернет заказлар өчен банк картасыннан файдаланып та, акча белән дә түләп була. Онлайн-кибетләрдә сатып алуның тагын бер өстенлеге – анда товарлар арзанрак. Ләкин, челтәрдә сатып алуларның кхпсанлы уңай якларыннан тыш, тискәре яклары булуны да истән чыгармаска кирәк. Мисал өчен, сайланган товарны кулга тотып карап булмый, мошенникларга очрарга мөмкин булуны да онытмагыз, кайберәүләр сыйфатсыз товар тәкъдим итәргә, икенчеләре фейк булырга, өченчеләре исә банк карталары турында мәгълүмат аучылары булырга мөмкин.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп һәм гомумтанылган халыкара хокукларның берсе – кулланучылар аң-белемнәрен арттырырга хокукы.
2022 елның 8 июлендә Кукмара районының Мәмәшир авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар өчен күчмә кабул итү оештырды.