Өлкәннәр өчен даими үткәрелә торган агарту эшләре, лекцияләр һәм семинарлар, «консультация өстәлләре» кулланучылар буларак аларның хокукларын бозуга бәйле проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, вирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, бөтен кешелек өчен җиңел булмаган вакытта, Яр Чаллы шәһәре һәм якын - тирә районнардагы хезмәт ветераннары өчен эшләүче пансионатта ял итүчеләр белән гадәти булмаган форматта - саф һавада очрашу үткәрде.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар! Сезне Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бу искиткеч һәм истәлекле көн килеп җитте, ул безгә үз туганнарыбыз һәм якыннарыбыз арасында булу мөмкинлеге бирәчәк.
Бу якты бәйрәмдә сезгә рухи чистарыну һәм мәхәббәт телим. Аллаһы Тәгалә сезне сакласын. Игелекле гамәлләр белән кадерле һәм якын кешеләрегезнең тормышын бизәгез!
Бу көн игелекле һәм бәхетле булачак алдагы юлларыбызны яктыртсын!
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.
В Исполнительном комитете Лениногорского муниципального района в рамках реализации программы Правительства РФ «Реформа контрольной и надзорной деятельности» состоялось публичное мероприятие по обсуждению вопросов правоприменительной практики по итогам 1 полугодия 2020 года Лениногорского муниципального района.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Азнакай районының Әгерҗе һәм Буралы авылларында урнашкан сәүдә объектларында алкогольле продукцияне, аерым алганда, сыра, тиешле товар-озату документларыннан башка, БДАМС системасында теркәлмичә генә, ваклап сату фактларын ачыклады. 323,18 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.
2020 елның 28 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең 14 комплексында урнашкан сәүдә объектында контрольлек чаралары үткәрү барышында стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция сатуда булу факты ачыкланды. Барлыгы 150,3 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карау кысаларында Яр Чаллы шәһәренең 1 нче комплексында урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукцияне, аерым алганда сыра, тиешле товар озату документларыннан башка, БДАМС системасында теркәлмичә генә ваклап сату фактын билгеләде. 121 литр сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында 2020 елның 28 июлендә Чистай муниципаль районы Түбән Кондрата авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан чыгып, авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә 6 айлык эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Комиссия утырышы булып узды.
Һәр кешенең үз язмышы, максаты, тәҗрибәсе һәм тормыш дөреслеге бар. Тик, күрәсең, барысы да бер уртак үзенчәлеккә ия – һәркем җирдә үз эзен калдырырга тели. Кагыйдә буларак, мондый кешеләр кызыклы, максатчан шәхесләр булып тора һәм үрнәк булырлык итеп хезмәт итә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зәй районындагы Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Эльвира Милочкина өчен аның әтисе нәкъ менә шундый үрнәк булып тора.