ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына төрле чыганаклардан (Интернет-кабул итү, «Халык контроле» ДМС) Казан шәһәренең Совет районында урнашкан объектларның берсендә алкогольле продукция сату һәм аның әйләнеше өлкәсендә системалы хокук бозулар турында мәгълүмат килде.
Яр Чаллы шәһәрендә традициягә кергән «Белорус ярминкәләре»н уздыру дәвам итә. Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге вакыйганы игътибарсыз калдырмадылар, ярминкәдә булдылар, халыкка хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен бәяләделәр.
ТР Әтнә муниципаль районының Күлле-Кими авылында урнашкан И.М. Миллизянов ИП сәүдә объектында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен укыту семинары үткәрелде.
Җәйнең иң кызган чагы, дача эшләре дәвам итә һәм, әлбәттә инде, без үзебезнең йорт хайваннарыбызны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Аларны үзебез белән дача участокларына, урманга, сулыкларда коенырга алабыз. Шул ук вакытта саклык чаралары турында онытабыз, ә бит яраткан хайаннарыбыз кояшта кызынудан, бөҗәкләр һәм талпаннар тешләүдән зыян күрергә мөмкин. Менә шул очракларда аларга ветеринарның квалификацияле ярдәме кирәк.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Балык Бистәсе районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Л. Исланов, җитәкче урынбасары В. Т. Исланов катнашты. Авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык итүче субъектлар, РОВД һәм алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләр вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карап тикшерү кысаларында Сарман муниципаль районы сәүдә объектларының берсендә алкогольле продукцияне, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләрен тиешле товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМСта исәпкә алмыйча, ваклап сату фактын ачыклады. 6700 сумлык 65,67 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны шәхсән кабул итте. Килүчеләр этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар бирә һәм компетентлы җаваплар ала алдылар.
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Эльвира Милочкина Зәй районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге баш белгече Алия Фәйрушина белән берлектә хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезләре буенча консультация чаралары үткәрде.
03.08.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Химиклар» мәдәният сараенда оештырылган «Ивановский текстиль» күргәзмә-ярминкәсендә катнаштылар.
2020 елның 30 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенә подвал бинасында «фанфуриклар» дип аталучы спирт сату факты буенча килгән күп санлы шикаятьләр аркасында полиция һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан контроль чаралар үткәрелде. Түбәнкамалылар подвал бинасында спиртлы продукция белән сәүдә итү турында гына түгел, ноктага килүчеләр турында да хәбәр иттеләр.