2020 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.А. Абдуллин рәислегендә алкоголь базарындагы хәлләрне җайга салу буенча Координация Советы утырышы узды.
23.06.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципальара оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәре территориясендә ваклап сату кибетләренең берсенә карата контроль чара үткәрде, аның барышында 1200 литр сыра продукциясе тартып алынды. Ул РФ КОАП 14.19 ст. (БДАМСта теркәмичә) каралган хокук бозу белән әйләнештә булган. Хәзер шәхси эшмәкәргә штраф һәм тартып алынган продукцияне юкка чыгару юлы белән конфискация яный.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә структур бүлекчәләр җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә башында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов республиканың 100 еллыгы уңаеннан хезмәттәшләрен котлады. Бу көнне, 100 ел элек Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасын төзү турында декрет имзаланды. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең «Киемнәр» сәүдә үзәге территориясендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен аңлату чаралары үткәрде.
2020 елның июнь аенда спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм аларның әйләнеш күләмнәре турында мәгълүматларны кабул итү 2020 елның 1- 8 май көннәрендә автоматлаштырылган рәвештә гамәлгә ашырылачак.
2020 елның 23 июнендә Чистай муниципаль районы хакимиятенең зур залында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырыш эшендә контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, суд приставлары хезмәте вәкилләре, шулай ук «Татспиртпром» АҖ җитештергән аракы һәм сыра сату буенча «Алкоторг»ҖЧҖ сәүдә вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 18 июнендә Югары Ослан районы территориясендә сәүдә объектларына һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә мониторинг кысаларында алкогольле продукцияне ваклап сатуга карата мәҗбүри таләпләрнең үтәлеше буенча күзәтү үткәрде.
2020 елның 22 июнендә, инфекция таралу куркынычы янаган чорда, барлык санитар нормаларны үтәп, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Арча районы КФҮ ДБУда гражданнарны бергәләп кабул итү булды.
2020 елның 22 июнендә Тәтеш муниципаль районы хакимиятенең зур залында Тәтеш районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Утырыш эшендә контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, суд приставлары хезмәте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук «Татспиртпром» АҖ җитештергән сыра сату буенча «Алкоторг»ҖЧҖ сәүдә вәкиле катнашты.
2020 ел Татарстан Республикасында “Хәтер һәм Дан елы " дип игълан ителде. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Баулы шәһәреннән ирле – хатынлы Галиевларны котладылар.