ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

“Хәтер һәм Дан елы " - ул тыныч тормышыбыз өчен үзләрен корбан иткән кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү. 1941 елның 22 июнь иртәсе илебезнең барлык кешеләренең язмышларын үзгәртә. Мондый вакыйгалар тарихтан югалырга тиеш түгел: алар безнең йөрәкләрдә мәңгегә калырга тиеш.

Планны үтәү йөзеннән һәм махсус икътисадый зона территориясендә  – "Иннополис" шәһәрендә кулланучылар хокукларын яклау буенча нәтиҗәле эш алып бару максатыннан чыгып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы М. В. Тихонова, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ф. ф. Гаязетдинова, әйдәп баручы белгеч – эксперт Т. А. Каргина, аппарат җитәкчесе И. Р. Хуҗҗәтов, «Иннополис шәһәрен үстерү фонды» АКБОның торак сәясәте бүлеге начальнигы урынбасары А. А. Шиһапов белән очраштылар. 

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Ел дәвамында төрле акцияләр үткәреләчәк, шул исәптән «Хәтер шәме»гомуммилли акциясе дә.

«Хәтер шәме» акциясе - совет солдатлары, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган барлык ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү.

Чистай территориаль органы хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнаштылар.

2020 елның 19 июнендә Болгарда эшмәкәрләр район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов белән очрашты. Чарада шәһәр һәм район җитәкчелеге, банк, оешма вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчеләре, үзмәшгульләр катнашты. Очрашуның төп темасы эшкуарларның актуаль проблемалары турында фикер алышу, пандемия чорында җирле дәрәҗәдә бизнес үсеше мәсьәләләрен хәл итү булды.

Инде күп еллар дәвамында Казан территориаль органы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының хәлләрен белешеп торалар.

Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән аралашу барышында без төрле хис-тойгылар уята торган тарихларны ишеттек: сугыш чоры кешеләренә авыр шартларда исән калу мөмкнлекләре турында, шулай ук авыр вакытта ветераннарыбыз белән булган күңелле тарихлар да сөйләнде.

22 июнь – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы елларында безнең якты киләчәк өчен гомерләрен биргәннәрне искә алу һәм кайгы көне. Бу көн фашистлар тарафыннан җәзаланган, тылда ачлыктан һәлак булган барлык кешеләр турында искә төшерә. Нәкъ менә шул көнне миллионлаган гомерләрне алып киткән, якыннарын югалткан, йөрәкләребездә һәм күңелләребездә мәңгелек эз калдырган Бөек Ватан сугышы башланды.


20
июнь, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк


19
июнь, 2020 ел
җомга

2020 елның 19 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Татарстан Республикасы Биектау районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районының күпфункцияле үзәгендә чираттагы дежур тору барышында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Әтнә муниципаль районыннан кулланучы мөрәҗәгать итте: ательеда, башкаручы материалыннан тегелгән күлмәкне алудан баш тартырга мөмкинме?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International