ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2020 ел
җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлегендә, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүмати дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 2020 елның 18 июнендә Бөтенроссия «ачык ишекләр» көне узды.


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак комплексында хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрде.

«Салават Күпере» тиз үсә торган комплексы Осиново авылы янында урман массивы белән янәшә урнашкан. 

2020 елның 17 июнендә Югары Ослан районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үлән территориаль органы начальнигы М.В. Тихонова гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

2020 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И. Егорова Балык Бистәсе муниципаль районы Масловка авылында яшәүчеләр белән очрашты.


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Стратегия» ҖЧҖ (Казан ш., Даурия ур., 38) ТК территориясендә кизү үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек буе "Ышаныч телефоны” эшли: +7 (987) 296-68-93. Күрсәтелгән номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итә алалар.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы йомшару һәм рөхсәт чаралары кертү сәбәпле, зур булмаган сәүдә нокталары эшне яңадан башлап җибәрде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хуҗалык итүче субъектлар буенча үз эшчәнлеген киңәйтте. «Летай» кәрәзле элемтә операторының сәүдә ноктасы хезмәткәрләре белән семинар-укулар үткәрелде.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Авиатөзелеш районы территориясендә контроль-инспекция чаралары үткәрү барышында Казан территориаль органы хезмәткәрләренең игътибарын сыра һәм сыра эчемлекләре белән җанлы сәүдә алып барылган стационар булмаган сәүдә объекты җәлеп итте.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара муниципаль районының Чарлы авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр. 

2020 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе М.И. Егорова Лаеш муниципаль районының Ташкирмән авылы халкы белән очрашты. Гражданнарны Казан территориаль органы җитәкчесе кабул итүне Макаровка авыл җирлеге башлыгы В.В. Кормачев белән берлектә уздырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International