Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы "Балык пресервларын сайлау" темасына халык арасында сораштыру үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Чаллы шәһәренең 9 нчы комплексында урнашкан сәүдә объектында контроль чаралары үткәрү барышында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату факты ачыкланды. 82,95 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.
2020 елның 11 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, хосусый эшмәкәр Г.Д. Вафинаның сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар һәм шәхси эшмәкәр өчен укулар үткәрде.
Баулы муниципаль районы икътисад буенча җитәкчесе урынбасары Эмиль Галимов, Баулы муниципаль берәмлегенең икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге башлыгы Эльвира Мингалиева, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева составындагы эшче төркем Баулы районының авыл җирлекләрендә урнашкан сәүдә объектларына барып кайтты.
Еш кына кулланучылар заказ буенча эшләнгән җиһазны китерү вакыты үтәлмәү, кайсыбер детальләре җитмәү очрагына юлыга, ә калган әйберләрне китерү билгесез срокка сузыла. Җиһазны куллану барышында ачыкланган дефектлар шулай ук еш күренеш, шул ук вакытта җиһазны җыю барышында ачыкланган сыйфатсыз детальләрне һәм эшләнмәләрне алыштыру кулланучы өчен җитди проблема булып тора.
11.06.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципальара оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре федераль челтәрнең Казан шәһәре Вахитов районында урнашкан азык-төлек кибетендә контроль чаралары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан, кәрәзле элемтә хезмәтләре сыйфатын өйрәнү максатыннан чыгып, кулланучылар арасында кәрәзле элемтә хезмәтләре буенча анкеталау үткәрелде. Респондентларга анкетада ун сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар! Сезне Россия көне белән котлыйм! Бу бәйрәм үз Ватанын яратучыларны, аның данлы тарихын һәм күп гасырлык традицияләрен олылаучы, аның лаеклы киләчәге өчен хезмәткуючыларны берләштерә. Сезгә чын күңелдән беркайчан да саекмас энергия, яңа һөнәри казанышлар, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Гүзәлия Абдуллина «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы бурычын үтәү йөзеннән, Әлмәт шәһәрендә «Инвалидлар җәмгыятенең Әлмәт укыту-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖдә кизү торулар үткәрделәр.
2020 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе М. Егорова Питрәч муниципаль районының Пимер авылында яшәүчеләр белән очрашты.
Казан территориаль органы җитәкчесе Пимер авыл җирлеге башлыгы Гиматдинов Р. Р. белән берлектә гражданнарны кабул итте.