ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Минзәлә шәһәре сәүдә объектларында даими рәвештә чаралар үткәрә, аларда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль законның төп нигезләмәләре һәм таләпләре, аларны үтәү зарурилыгы аңлатыла.

2020 елның 10 июнендә, график нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районы авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрелә. Чираттагы очрашу 2020 елның 9 июнендә Саба муниципаль районы Арташ авылында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров кабул итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар белән даими очрашулар үткәрә. Шундыйларның берсе Алексеевск ш.т. бистәнең «Пятерочка» кибетендә оештырылды. 

2020 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова Теләче муниципаль районының Үзәк авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Алабуга районында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге юл-патруль хезмәте инспекторлары транспорт чарасын тикшерү барышында Свердловск өлкәсендә яшәүче бер ир-атның тагылмасында хәмер исе характерлы үтә күренмәле сыеклык тутырылган 5әр литрлы 84 канистр табып алган. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында төп чаралар планын үтәү кысаларында хезмәткәрләр күп балалы әти, контроль-инспекция бүлеге консультанты Айрат Хәнәфиев белән кызыклы әңгәмә үткәрде.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетында этил спирты һәм алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Минзәлә районындагы Чаллы территориаль органы хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар белән әңгәмәләр үткәрә, анда кибет хезмәткәрләренә, район халкына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә. "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре китерелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “кайнар линия” телефонына кулланучы шалтыратты, ул матурлык салоны хезмәтләреннән канәгатьсезлек белдерә, анда аңа тырнакларына шеллак ясаганнар. Күрсәтелгән хезмәттән соң бер атнадан шеллак куба башлады дип зарлана. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International