Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итүне читтән торып (Zoom (https://zoom.us платформасында) видео-конференция элемтә, WhatsApp аша башкарачак.
Иртәгә, 12 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдән Әхмәтханов гражданнар кабул итүне WhatsApp аша 8-987-296-68-93 телефон номеры буенча үткәрәчәк.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар! Быел без Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Ул сугыш каһарманнарына батырлыклары, кыюлыклары, яралары өчен, безнең тыныч һәм бәхетле тормышта яшәвебез өчен рәхмәтлебез. Бу бәйрәм һәр вакытта да изге һәм кыйммәтле булып калачак.
2020 елның 7 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге һәм Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, этил спиртында эшләнгән «Монастырский сбор» антисептик чарасын контроль сатып алу үткәрелгән.
Үзизоляция режимы дәвам итә, ләкин бүген һәм хәзер хәл ителергә тиешле сораулар бар. 2020 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына Алабугада яшәүче кулланучыдан язма рәвештә ярдәм сорап гариза килде.
2020 елның 7 маенда юридик һәм социаль фәннәр бүлеге өлкән курс студентлары белән онлайн-семинар үтте. Әлеге чара КФУның Яр Чаллы институты гражданлык хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы белән берлектә, юридик дисциплиналар кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты Розалия Гайфетдинова тәкъдиме белән башкарылды. Семинарның темасы “Россиядә дстанцион рәвештә товар сатып алу үзенчәлекләре” дип аталды.
Үзизоляция вакытында эш һәм укуны ничек көйләргә икәнлеген вакыт өйрәтә. Менделеевск районында, кулланучылар хокукын яклау нигезләрен өйрәнергә теләгән укучылар өчен шәхси онлайн-дәресләр оештырыла.
Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне җәлеп итмичә үткәрелгән контроль чаралары дәвамында, Татарстан Республикасы Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 6 маенда, Чистай шәһәре, Тукай урамында урнашкан сәүдә объектында алкоголь продукциясен сату вакыты үтәлмәү фактын ачыклаган: сатучы 9 сәг 05 минутта сыра сата.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре “Изгелек” үзәгендә даими рәвештә кулланучылар хокукын яклау темасына чаралар үткәрә. Кайсебер чикләүләр сәбәпле “Изгелек” үзәге хәзер халыкны кабул итми. Әмма бу кулланучылар хокукын яклау буенча мәгълүмат җиткерү туктатылды дигән сүз түгел
Хәзер һәркем дә үз хокукларын яклый алырлык белемле кулланучы була ала. Белемнәрен арттырырга теләүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Кукмара районы 4 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары белән онлайн-дәрес үткәрде.
2020 елның 1 маеннан 5 маена кадәр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре белән берлектә барлык муниципаль берләмлекләрдә дә түбәндәге юнәлешләр буенча контроль чаралары үткәрде: