ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Автомобиль сатып алганда кайсыбер сатучылар опцион килешү тәкъдим итә: янәсе страховка исәбенә, яки башка сәбәпләр белән. Бу килешү страховакалау килешүенә берничек тә кагылмый, аңа 14 көнлек “суыту вакыты” билгеләнми.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов бүген гражданнарны читтән торып кабул итте. Элемтәгә чыгучылар белән әңгәмә  Zoom (https://zoom.us) платформасында һәм WhatsApp (8-987-296-68-93) буенча оештырылган иде. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында бу кичектергесез чара. Гражданнарны читтән торып кабул итү вакытында Казан, Яшел Үзән, Алексеевск районы кулланучылары үзләрен борчыган сорауларын бирде. Яңгыраган сораулар кулланучылар хокукын яклау, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр сату өлкәсенә караган иде. Читтән торып гражданнар кабул итүдә катнашучыларның барысы да үз соорауларына төпле җаваплар алды.

Яр Чаллыда яшәүче кулланучы үзенә яңа пәлтә сатып ала. Яңа киемнең фасоны туры килмәгәнен өенә кайткач кына аңлый. Ун көн үткәч, ул өс киемен кире сатучыга кайтарырга дигән фикергә килә: ике нөсхәдә документ язып сатучы янына килә. Сатучы кулланучы таләбен үтәп ун көннән соң акчаны кире кайтару турында сүз бирә. Икенче көнне Татарстанда үзизоляция игълан ителеп сәүдә үзәкләре билгесез вакытка кадәр ябыла, сатучы кулланучы белән элемтәгә чыкмый.  

Пасха – элек-электән килгән христианнар бәйрәме. Ул ел саен төрле вакытта билгеләп үтелә. 2020 елда исә Пасха 19 апрельгә туры килә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге белгечләре Пасха бәйрәменә сыйфатлы ризыклар сайлау буенча сакчыллык чаралары турында искәртә.


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Әгәр дә зурларның тән температурасын үлчәү тиз хәл ителсә, яңа туган сабыйлар белән хәлләр катлаулырак. Бу мәсьәләдә заманча технологияләр һаман алга атлый – күптән түгел сабыйларның температурасын үлчәүне җиңеләйтә торган имезлек-термометрлар барлыкка килде. Механизмы бик гади: балага имезлек каптырасы, бер минуттан алып карыйсы гына кала.

Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итүне читтән торып (Zoom (https://zoom.us  платформасында) видео-конференция элемтә, WhatsApp аша башкарачак.

Иртәгә, 14 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдән Әхмәтханов гражданнар кабул итүне WhatsApp аша 8-987-296-68-93 телефон номеры буенча үткәрәчәк.

Covid-19 коронавирус инфекциясен таратуны булдырмау чаралары вакытында Казан территориаль органы белгечләре Zoom (https://zoom.us) платформасында семинар һәм лекцияләрне  онлайн үткәрә. Бу форматта үткәрелгән чаралар әле яңа, ләкин үз-үзеңне изоляцияләү вакытында отышлы алым.

Бүген белгеч-эксперт Айрат Шәйхетдинов КФУ бүлеге студентлары белән видео-семинар үткәрде.


10
апрель, 2020 ел
җомга

“Кулланучылар хокукын яклау турындагы ” Законның 25 матдәсе нигезендә кулланучы сыйфаты яхшы дип табылган товарны формасы туры килмәсә, төсе ошамаса, размеры яки комлектациясе туры килмәгәндә ундүрт көн дәвамында сатучыга кире кайтара яки башка товарга алмаштыра ала. Товар куллануда булмаска тиеш, үз төсендә калган, пломба, ярлыклары сакланган булырга тиеш, касса, товар чегы, башка документы булу мәҗбүри.

"Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 6 апрелендә Россия Федерациясе Хакимиятенең “2020 елда эшчәнлек рөхсәтен һәм эшчәнлек рөхсәтенә карата башка үзенчәлекләрне  озайту” (3.04.2020 №440) карары үз көченә керде. Россия Федерациясе Хакимияте әлеге карарның 1 пункты нигезендә 2020 елның 15 мартыннан 31 декабрьгә кадәр вакыты чыккан (чыгачак) вакытлы лицензияләрне (шул исәптән этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү эшчәнлеге алып баруга да) 12 айга кадәр озайта.

Югарыда күрсәтелгән вакыт аралыгында вакыты чыккан лицензияләр автомат рәвештә 12 айга кадәр озайтыла.

Лицензия вакытын озайту турында гариза язу таләп ителми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International