Казан территориаль органы белгечләре Zoom (https://zoom.us) платформасында онлайн-семинар һәм лекцияләр үткәрә. Бу форматта үткәрелгән чаралар хәзер гадәти күренеш.
Казан территориаль органында белгеч-эксперт Айрат Шәйхетдинов КФУ студентлары белән чираттагы видео-семинарны оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр итә: 2020 елга контрольлектәге субъектлар белән гавами фикер алышулар үткәрүнең план-графигы нигезендә түбәндәге чара уздырылачак
Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итүне читтән торып (Zoom (https://zoom.us платформасында) видео-конференция элемтә, WhatsApp аша башкарачак.
Иртәгә, 21 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдән Әхмәтханов гражданнар кабул итүне WhatsApp аша 8-987-296-68-93 телефон номеры буенча үткәрәчәк.
Дөньяда гадәти булмаган эпидемиологик халәт күзтелгән бер вакытта кулланучылар туристик хезмәтләр күрсәтү килешүен өзүдә кыенлыклар кичерә. РФ "Кулланучылар хокукын яклау турындагы" Законда кулланучы теләсә кайсы вакытта туристик хезмәт күрсәтүен өзә ала диелсә дә, туристик операторларның барысы да кулга килеп кергән акчалардан аерылырга җыенмый.
ТР Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына кәефе бозылган кулланучы шалтыратты. Ул билгесез җитештерүчеләрдән кыйммәтле косметика сатып алган. Моның өстенә аны зур процентлар белән кредитка сатып биргәннәр. Эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге хезмәткәрләре мондый фактлар белән таныш инде.
2020 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль бүлеге җитәкчесе Марина Тихонова читтән торып гражданнарны кабул итте. Кабул итү Zoom (https://zoom.us) видеоконференция үткәрү платформасында оештырылган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2020 елның 1 кварталына федераль форматта Декларацияләр кабул итү вакыты турында искәртә. Декларацияләр 2020 елның 20 апреленннән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш. (http://fsrar.ru/Declaring/srok_predstavlenija_deklaracij)
Хәзерге вакытта күпчелек халык өчен товар сатып алу проблемага әйләнде. Кибетләр, сәүдә үзәкләре ябылды, анда сатып алынган товарларны кире кайтару мөмкин түгел.
Үзизоляция вакытында халыкның күпчелеге өйдә, һәм алар читтән торып товар сатып алуга өстенлек бирә. Бүгенге вәзгыятьтә туры килмәгән товарны кире кайтару андыйлар өчен дә зур мәшәкать.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе атна саен үткәрелә торган гражданнарны кабул итүне читтән торып оештырды. Кулланучылар белән аралашу Zoom (https://zoom.us) видеоконференция платформасында һәм телефон аша (WhatsApp) үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Михеева М.И. 2020 елның 14 апрель көнне читтән торып гражданнарны кабул итте.