ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Муниципаль районнар карамагындагы җирле үзидарә органнары, хокук саклау һәм контрольдә тотучы органнар белән берлектә, 2020 елның беренче кварталында территориаль орган беренчел бурычларны үтәү буенча 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү Стратегиясе кысаларында чаралар комплексы үткәрде.


24
апрель, 2020 ел
җомга

2020 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдллина Саба муниципаль районы “Килдебәк урта белем бирү мәктәбе”нең 9-10 сыйныф укучылары белән читтән торып дәрес үткәрде. Чарада мәктәп завучы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары да катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге хезмәткәрләре, май бәйрәмнәре якынлашу уңаеннан, сыйфатлы ит сатып алганда аны дөрес сайлау буенча берничә гади кагйдә белән уртаклаша. Яхшы шашлыкның сыйфатлы иттән башланганы бер кемгә дә сер түгел. Итне (башка азык-төлекне дә) тиешле булмаган урыннан, җитештерүчесе билгесез булган, тиешле документлары булмаганда сатып алу киңәш ителми.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре кибет җитәкчесе һәм сатучылар өчен кулланучылар хокукын яклау турында семинар үткәрде. Чара дәвамында аерым төр товарларны сату Кагыйдәләре, бәялекләрне дөрес тутыру һәм урнаштыру, сатып алучылар дөрес сайласын өчен товар турында дөрес һәм тулы мәгълүмат булырга тиешлеге, үлчәп сатыла торган товарларны һәм икмәк продукциясен дөрес сату турында сөйләштеләр. 


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яз җиткәч тә, бакчачылар җир эшләренә керешүне түземсезлек белән көтә башлый. Шул вакытта орлыклар сыйфатына кагылышлы соралар да туа.

Орлыклар, үсентеләр сатып алганда пестицидлар һәм агрохимикатлардан башка булмый, әлбәттә. Кулланучылар хокукын яклау бүлегенә бу вакытта кулланучылардан урынлы сораулар килә башлый:  үсемлекләр өчен булган препаратлар сатып алганда нинди мәгълүматларга игътибар итәргә кирәк?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь иснпекциясе Арча территориаль органының эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина кулланучыларга Арча радиосы дулкыннары аша мөрәҗәгать итте. Аның чыгышында кулланучылар еш очраша торган четерекле сорауларны хәл итү юллары, сыйфатсыз товар сатып алганда яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта кулланучының нинди хокукларга ия булуы, кулланучы хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат яңгырады. 


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Гражданнарның хокуклары бозылган дип санарга булган очраклар “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Закон нормаларыннан килеп чыга. Түбәндәге очракларга тап булсагыз, икеләнмичә тиешле органнарга гариза язып мөрәҗәгать итәргә була:

Күрсәтелгән бәядән сатып алабыз

Әгәр дә кассада товар бәясенең артканлыгы ачыкланса, чекта башка сумма күрсәтелсә, сатып алучы “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законның 10 маддәсе һәм аерым төр товарларны сату Кагыйдәләренең 19 пункты нигезендә, күрсәтелгән бәяне генә түләргә хокуклы.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны онлайн кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашу WhatsApp (8-987-296-68-93) кушымтасы аша оештырылды. Яңа вирус таралу куркынычы вакытында бу – мәҗбүри чара. Читтән торып үз сорауларын Яр Чаллы, Түбән Кама кулланучылары бирде. Сораулар кулланучылар хокукын яклау, үзизоляция вакытында алкоголь продукцияләрен сату өлкәсеннән иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына гражданин А. мөрәҗәгать итте: җиһазлар кибетендә ул 22000 мең сумлык диванга заказ биргән һәм аванс түләгән. Моннан тыш, диванны китереп бирү һәм җыеп кую хезмәтләре өчен дә 3600 сум акча  түләгән – кулланучы өстәмә чыгымнар тоткан. Диванны вакытында эшләп, вакытында китереп биргәннәр. Ләкин җыеп куйгач аның сыйфатсыз булуы ачыкланган. Кулланучы бу хезмәтләрдән баш тартырга карар кыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International