Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды.
2020 нче елның март аенда алкоголь базарының торышы турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады.
Яңа коронавирус инфекциясе таралау куркынычы вакытында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе Ришат Нәфыйков гражданнар кабул итүне онлайн рәвештә дәвам итә. Эшләү вакытында видеоконференция элемтәсе, кесә телефоны, электрон почта, телефон кебек заманча технологияләр кулланыла.
2020 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина практик һәм консультатив ярдәм күрсәтү йөзеннән ZOOM аралашу платформасында Саба районы Сатыш авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен, авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин катнашында онлайн-семинар үткәрде.
Татарстан Республикасында 2020 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2020 ндә дөнья күргән 122 номерлы карары нигезендә, “кега” тарнспорт савытында җитештерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы маркировкалау буенча сынау (алга таба – Сынау) башланды.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны онлайн кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашу WhatsApp (8-987-296-68-93) кушымтасы аша оештырылды. Яңа вирус таралу куркынычы вакытында бу – мәҗбүри чара. Читтән торып үз сорауларын Әлмәт, Казан шәһәре кулланучылары бирде. Сораулар кулланучылар хокукын яклау, үзизоляция вакытында алкоголь продукцияләрен сату өлкәсеннән иде.
Бакчачылар февраль ае уртасыннан җәйге сезонга әзерләнә: үсентеләр үстерү өчен орлыклар сайлый башлый. Бу төр товар бүген кыйммәт тора, шуңа күрә орлыклар сатып алганда берничә кагыйдәне белү комачауламас.
Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре кулланучылар хокукын яклау турында вебинарлар яздыра. Әйтергә кирәк, килеп туган вәзгыять кысаларында Казан территориаль органы хезмәткәрләре мондый төр чараларны беренчеләрдә булып үткәрә башлады.
Дөньядагы эпидемиология халәте белән бәйле рәвештә азык-төлек кибетләре һәм даруханәләрдән тыш сату объектлары ябылды. Кибет һәм базарларда сәүдә итү туктатылды. Теге яки бу товарны кулга тотып карап сайлау мөмкинлеге булмаганда кулланучыларга нишләргә?
Бу вакытта безгә ярдәмгә читтән торып сатып алу алымы килә. Интернет-кибетләр өчен, аннан сатып алынган товарларны китереп бирүчеләр өчен бернинди дә чикләүләр юк.
2020 елның апрель аенда спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм аларның әйләнеш күләмнәре турында мәгълүматларны кабул итү 2020 елның 1-13 май көннәрендә автоматлаштырылган рәвештә гамәлгә ашырылачак.
Иртәгә, 27 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны читтән торып кабул итүне WhatsApp кушымтасы ярдәмендә 8-987-296-68-93 телефон номеры аша һәм Zoom (https://zoom.us) платформасында башкарачак.
Кабул итү дәвамында Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларга җавап биреләчәк.