ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы “кайнар линия”сенә дару препаратларын алмаштыру яки кире кайтару тәртибен сорап кулланучы шалтыратты.
Сатып алынган товарны кире кайтарудан баш тартуны сатучы кулланучыга һәр вакыт хокукый нигездә дәлилләргә тиеш. Кибеттә “Сатып алынган товарлар алмаштырылмый һәм кире кайтарылмый” дигән яки башка шундый сылтама юридик көчкә ия түгел.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш чорында административ хокук бозулар буенча протокол төзүдә вәкаләтле оешмалар исемлегенә кертелде. Бу турыдагы карар Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан имзаланган. 6 апрельдән көн саен ТР Дәүләт алкогольинспекциясенең 50 гә якын хезмәткәре административ хокук бозулар өчен проткол төзүдә катнаша. Бу эш башка контрольдә тоту органнары хезмәткәрләре белән берлектә график нигезендә башкарыла. 7 апрель көнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 25 пртокол төзегән.
Иң беренче чиратта өйдә нинди азык-төлек булуын барларга кирәк. Тәүлек дәвамында куллану нормаларын истә тотып исемек өзегез. Туклану рационы принципларын истә тотарга кирәк.
Куркынычсызлык максатларында, кибеттәге арбаларның тоткычларын, кәрҗин тоткаларын салфетка белән сөртергә, яки кулга перчаткалар киеп тотынырга киңәш ителә.
2020 елның беренче кварталында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге хезмәткәрләре законсыз алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше өлкәсендә 108 закон бозу очрагын ачыклаган.
Әле күптән түгел генә кыйммәтле металл яки алтыннан эшләнгән товарларны кире кайтару мөмкин түгел иде. 1998 елның 19 январендә кабул ителгән Карар исемлегенең 9 нчы пункты нигезендә, техник характеристикасына катнашы булмаган очракта кыйммәтле металл һәм эшкәртелгән кыйммәтле ташлар кире кайтарылмавы күрсәтелә.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сәбәпле, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыров план нигезендә үткәрелергә тиешле гражданнар кабул итүне элемтә чаралары ярдәмендә, читтән торып оештырды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе бүген гражданнарны читтән торып кабул итте. Элемтәгә чыгучылар белән әңгәмә Zoom (https://zoom.us) платформасында оештырылган иде. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында бу кичектергесез чара. Гражданнарны читтән торып кабул итү вакытында Яр Чаллы, Казан, Арча кулланучылары үзләрен борчыган сорауларга төпле җаваплар алдылар.
2020 елның 30 апреленә кадәр эшләми торган көннәр дип иълан ителде. Яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш чарасын гади ял көннәре дип кабул итәргә ярамый.
Әти-әниләрегезне, өлкән буын туганнарыгызның сәламәтлеген саклагыз – алар белән ешрак телефон аша аралашыгыз.
Хәтерегезгә төшерәбез, кулланучылар хокукын яклау өлкәсендәге сорауларны хәл итү кирәк булганда https://www.tatzpp.ru/ һәм http://gosalcogol.tatar.ru адреслары буенча рәсми интерактив сервисларга мөрәҗәгать итә аласыз.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итүне читтән торып (Zoom (https://zoom.us платформасында видео-конференция элемтә) башкарачак.