Бүген "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында Европа сыйфат атналыгына багышланган матбугат конференциясе узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова журналистларның сорауларына җавап бирде.
2019 елның 7 нче ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мәгълүматны Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү барышында сәүдә объектларының берсендә спиртлы сыеклык сату факты ачыкланды.
Сәүдә объектын карау барышында һәрберсе 50 сумнан сатылучы сыеклык тутырылган 360 данәдән артык флакон табылды.
Күзлек – кысасы да, линзалары да – кыйммәтле әйбер. Рецепт буенча оптика кибетеннән сатып алынган күзлектә хилафлык (уң яктагы линзасында сыдырылган урын) булуы ачыкланган очракта һәм, кулланучы оптика кибетенә шул сәбәпле мөрәҗәгать иткәч, кибет хезмәткәрләре бу сыдырылган урынны күрмәсә, нишләргә соң? Чаллы шәһәрендә яшәүче ханым ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучыны игътибар белән тыңлап, оптика кибетенә дәгъва хаты белән мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.
"Сыйфат атнасы" кысаларында һәм кулланучыларның хокукларын яклау һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләрендә белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина, ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлекчәсе хезмәткәре белән берлектә, "Центр-2" ҖЧҖ сатучылары һәм менеджерлары өчен семинар үткәрде.
Европа сыйфат атнасы сыйфат проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук Европа чикләрендә конкурентлылык өчен сыйфат казанышларын һәм сыйфатның мөһимлеген күрсәтү максатында үткәрелә торган акцияләрне үз эченә алган дөньякүләм вакыйга булды.
Сыйфат атнасын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлекчәләре хезмәткәре белән берлектә, 2019 елның 1нче ноябрендә Балтач районының КФҮ филиалында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законнарын аңлату максатыннан чара үткәрде.
"Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына республика олимпиадасы тәмамланды.
Татарстан Республикасында "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" максатчан программасы гамәлдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде. Кулланучыларның грамоталылыгын арттыру буенча эшчәнлек программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен кулланучы белемнәре нигезләре буенча олимпиада үткәрү дә. Кулланучы белеме нигезләрен белү көннән-көн күбрәк әһәмияткә ия була бара.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре үз гаиләләре белән Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган "РосКвиз" интеллектуаль уенында катнашты. Әлеге чараны Арча муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды.
"РосКвиз" – мантыйкка, зирәклеккә һәм акыл сөрешенә команда ярышларыннан гыйбарәт. Бу "Нәрсә? Кайда? Кайчан?", "Своя игра", "Брейн-ринг" кебек төрле телешоуларның үзенә бер төрле яраштырылган төре.
2019 елның 1 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре контрольлек чаралары барышында "Хыял" сәүдә үзәгендәге сәүдә нокталарының берсендә спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады. Белгечләр барлыгы 31 флакон этил спиртын әйләнештән алды. Сатучы флакончыкларны законсыз рәвештә 50 сумнан саткан һәм моның шулай булуын аңлатмасында раслады. Саткан вакытта һәр шешәне зур саклык белән реклама газетасына төреп җибәрә торган булган.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! Бу ике бәйрәм күпмилләтле илебез халыкларының бердәмлеген чагылдыра һәм бердәмлек символы, чын ватанпәрвәрлек, һәр кешенең гражданин буларак җаваплы булуына өлге булып тора. Безнең төп кыйммәтләребез – бәйсезлек, бердәмлек һәм тотрыклылык елдан-ел ныгысын иде. Иң изге теләкләрне кабул итегез: нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, күңел көрлеге һәм тормыш ныклыгы, тынычлык һәм татулык сезгә!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов
Бүген Казан шәһәренең 159 лицеенда укучылар арасында кулланучыларның хокукларын яклау буенча җиденче республика олимпиадасының өченче этабы узды. Тестны язма рәвештә узарга республиканың төрле районнарыннан 48 укучы килгән иде. Олимпиадада катнашучыларны жюри рәисе – "Татэкспертцентр" ДБУ җитәкчесе урынбасары Юрий Митюшкин сәламләде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хәмматов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова укучыларга өченче турда уңышлар теләде. Тест нәтиҗәләре буенча билетлар буенча телдән әңгәмәгә 21 бала узды