Хатын-кызлар өчен косметика – көн саен кирәкле мөһим атрибут. Әлбәттә, даими рәвештә тән тиресенә сөртелә торган мондый чаралар сыйфатлы һәм файдалы булмаса да, сәламәтлеккә зыян китерми торган булырга тиеш. Тик еш кына моңа ирешүе бик катлаулы булып чыга, чөнки косметиканы аралый белергә, аның, чыннан да, кайсысы сыйфатлы һәм яхшы икәнлеген аңларга, ә кайсысын сатып алмаска кирәклеген чамаларга кирәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре бу өлкәдәге күпсанлы күптөрлелекне ачыкларга һәм дөресен сайлап алырга ярдәм итәр.
31нче октябрьдә Әлмәт шәһәре Башкарма комитетында район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә 2019 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Менделеев районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлшат Вафинаның "2019 елның 9 аенда Менделеев муниципаль районында алкогольле продукцияне сату нәтиҗәләре турында" темасына чыгышын тыңладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды, аның барышында республиканың сәүдә объектларында сатыла торган алкогольсез сырага дегустация уздырылды. Комиссия 12 үрнәкне бәяләде. Алар арасында "Балтика" сыра кайнату компаниясе" ҖЧҖ, "АБ ИнБев ЭФЕС" АҖ, "Объединенные пивоварни Хейнекен" ҖЧҖ, "Булгарпиво" ААҖ, "Татспиртпром" АҖ филиалы "Белый Кремль" сыра кайнату заводы", "Букет Чувашии" Чебоксар сыра кайнату фирмасы" ААҖ һ.б. җитештерелгән үрнәкләр, шулай ук Германиядә җитештерелгән бер үрнәк бар иде.
Дегустациягә тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сату бәясе – бер шешәсе (банкасы) өчен 40-90 сум.
Дегустациягә, дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, "Булгарпиво" ААҖ, Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты, "Сынау үзәге" ДКУ (Башкортстан Республикасы) вәкилләре дә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Башкортостан Республикасы делегациясе эшләде. Күрше төбәктән килгән коллегалар этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнешен, сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм сыра һәм сыра эчемлекләренең легаль булмаган әйләнешен булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрү өлешендә кулланучыларның хокукларын яклау буенча инспекциянең эш тәҗрибәсе белән танышу өчен килгән иде. Делегацияне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.
Бүген Түбән Кама шәһәренең 37нче мәктәбендә Кама аръягы укучылары арасында кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиаданың өченче этабы уза. Язма рәвештә тест үтү өчен якын-тирә районнардан 38 укучы килгән. Тест нәтиҗәләре буенча, билетлар буенча телдән әңгәмә кору өлешенә 14 бала киләсе өлешкә узды. Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә кулланучыларның хокукларын яклау буенча җиденче республика олимпиадасы башланып киткән иде.
Яшел Үзән районында яшәүче бер кешенең фатирында полиция хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган тентү барышында гомуми 54,03 литр күләмендә спиртлы продукция салынган савытлар табылган. Бу савытларда Россия Федерациясе законнарында каралган маркировка һәм мәгълүмат булмаган. Эш материалларына караганда гражданин, алга таба район территориясендә сату өчен, суррогат саклаган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре административ хокук бозу турында эш кузгатты һәм административ тикшерү билгеләнде. Алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.
Товарны интернет аша сатып алганда, сатып алу турында карар кабул иткәндә кулланучының товар белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге юк. Интернет-кибеттә сатучы белән сатып алучы арасындагы мөнәсәбәтләр "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 26.1 статьясы һәм "Товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләрен раслау турында" 2007 елның 27 сентябрендәге 612 номерлы Хөкүмәт карары белән җайга салына.
2019 елның 23 октябрендә Түбән Кама шәһәрендә юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында түбәндәге адреслар буенча урнашкан сәүдә объектларында алкогольле продукция (сыра) сату вакыты бозылуның 3 очрагы ачыкланды: Химиклар проспекты буенча 57 "А" йорт, Вахитов проспекты буенча 16 "Г" йорт һәм Корабельная урамы буенча 44нче йорт.
2019 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган алкогольсез сырага дегустация үткәреләчәк.
Пыяла шешәләргә һәм сыра банкаларына тутырылган алкогольсез сыраның 12 үрнәген бәяләү планлаштырыла.