ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Матур куллар – үз-үзен хөрмәт иткән һәр хатын-кызның визит карточкасы, ә матур һәм иң мөһиме дөрес маникюр – стильне билгели торган имиджның аерылгысыз өлеше. Бүген матур һәм сәламәт тырнакларга ия булу - ул хәтле катлаулы түгел, аларны нибары үстерергә һәм тәҗрибәле оста кулларына гына эләгергә кирәк, йә булмаса сыйфатлы маникюр материалларын сатып алып, үзлектән генә өйдә дә ясарга була.

"Кулланучы белеме нигезләре" республика олимпиадасының беренче ике турына йомгак ясалды, алар нәтиҗәсендә Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеев һәм Чаллы шәһәрләре урта белем бирү мәктәпләренең унике укучысы уңышлы гына өченче турга узды. Хәзерге вакытта 3 нче турда катнашучылар белән индивидуаль эш алып барыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, олимпиадага җентекләбрәк әзерләнү өчен, Чаллы шәһәренең 78 нче һәм 58 нче гимназиясе укучылары белән дәрес үткәрде.

Узган ял көннәрендә ТР дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, ТР Финанс министрлыгы һәм Хисап палатасы хезмәткәрләреннән отып, төркемдә беренче урынны яулады. Йомгаклау нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе командасы өстәл теннисы ярышларында 32 команда арасында 10 нчы урынны алды.


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләрнең башлыклары белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасарлары, бүлекләрдәге башлыклар, территориаль органнар, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасында алкоголь базарының торышы һәм дәүләт контролен көчәйтү чаралары турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов "Татар-Информ" МА өчен интервью бирә. Сүз 2019 елда Татарстан Республикасында алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше бозылуны ачыклау турында барачак.


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Әтнә районы Күпфункцияле үзәге дәүләт бюджет учреждениесе филиалына килүчеләр өчен кулланучылык белемнәрен җиткерү буенча чара үткәрде.

Чара, кулланучылар базарында низаглы хәлләр килеп тумасын, ә андый очраклар булганда – мәсьәләләрне законга нигезләнеп хәл итү өчен, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру һәм арттыру  максатында оештырылды.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Татарстан тарихындагы төп сәхифәләрнең берсе 1920 елда ТАССР төзелүгә бәйле. Бу вакыйга аның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешендә мөһим роль уйнаган".

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары ТАССРның күренекле эшлеклеләре истәлегенә бәйле төрле урыннарда була. Аерым алганда, 2019 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында булды һәм әлеге бөек композиторга багышланган монументны карады.

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучыларның хокукларын яклау турында хокукый белемнәрне арттыру һәм гамәли күнекмәләр формалаштыру максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Г.И.Чурсина Казан шәһәре Яңа Савин районының "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 170 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары белән очрашу үткәрде.

2019 елның 24 октябрендә Базарлы Матакның "Колос" Әлки киноучреждениесе бинасында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) тормышка ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе тарафыннан хуҗалык итүче субъектлар катнашында Әлки муниципаль районы башкарма комитеты ярдәмендә үткәрелде.

2019 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Яшел Үзән суд приставлары белән берлектә алкоголь турындагы законнарны бозган өчен салынган штрафларны түләмәүчеләрнең яшәгән урыны һәм эш адреслары буенча рейд үткәрде.  Рейдка Яшел Үзән районында – 6 адрес, шул исәптән Әйшә авылыннан – 2 һәм Яшел Үзән шәһәреннән 2 адрес кертелгән иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International