ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елның 22 октябреннән 23 октябренә каршы төндә юридик затлар, хосусый эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында алкогольле продукция сатуга бәйле 2 административ хокук бозу очрагы ачыкланды:
Әлмәттә хуҗалык итүче субъектлар алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турындагы законны кабат бозган.
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре белән берлектә үткәрелгән чаралар барышында алкогольле продукция, ягъни сыра сату вакыты бозылуның өч очрагы ачыкланды.
Лениногорск шәһәренең кайбер кибетләрендә балигъ булмаганнарга хәмер продукциясе сатуны тыю турындагы законны тупас бозулар дәвам итә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече белән берлектә Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән уртак чаралар барышында, алкогольле продукцияне ваклап сатуда законда билгеләнгән чикләүләрнең үтәлешен контрольдә тоту максатыннан чыгып, балигъ булмаганнарга хәмер продукциясе сатуның ике очрагы ачыкланды.
Көн тәртибендә:
Үткәрү урыны: ТР, Әлки районы, Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 57 йорт (Әлки киноучреждениесе бинасы).
Үткәрү датасы һәм вакыты: 2019 елның 24 октябре, 10:00.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы стоматология хезмәтләрен алу турында халык арасында анкета үткәрде.
Сораштыруда барлыгы 105 кеше катнашты.
Ачыкланганча, җавап бирүчеләрнең 73%ы стоматологка йөри, 27%ы – юк.
2019 елның 21-22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында" 2015 елның 28 сентябрендәге 1027 номерлы РФ Хөкүмәте карары һәм продукцияне юкка чыгару кирәклеге турындагы гаризалар нигезендә конфискацияләнгән яки законлы көченә кергән суд карарлары буенча законсыз әйләнештән алынган, стандартларның, санитар кагыйдәләрнең һәм гигиена нормативларының таләпләренә җавап бирми торган этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне "Росприртпром" ААҖ вәкилләренә тапшыру чарасы булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлегеннән килгән хәбәр буенча урынга чыкты, нәтиҗәдә Ульян шәһәрендә яшәүче бер кеше тарафыннан законсыз рәвештә маркировкаланмаган хәмер продукциясен бер урыннан икенче урынга алып бару факты теркәлде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә еш кунак була.
Шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлеге урманчылыгы территориясендә "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре дә катнашты.
17 нче сентябрьдә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Савин районында, шәһәр барларының берсендә үткәрелә торган мониторинг барышында, ябык савыт белән алып чыгып, сыра сатылу факты ачыкланды.