2019 елның 15 октябрендә Минзәлә районында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының баланс комиссиясенең күчмә утырышы узды. Чарада Минзәлә муниципаль районы башлыгы, прокуратура, суд приставлары хезмәте, салым инспекциясе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре һәм башкалар катнашты. Эш өч юнәлеш буенча барды: үзмәшгульләр, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, кече эшкуарлыкка ярдәм чаралары.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданиннан алынган хәбәр буенча административ тикшерү кысаларында Чистай районының Акбулат авылында урнашкан кибеткә барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Апаз авылында урынга чыгып гражданнарны кабул итте.
Азнакай политехника техникумында беренче курс студентлары Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары территориаль бүлеге белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгеч-эксперты Лилия Мурзина белән очрашты. Белгечләр "Сәламәт яшәү рәвеше һәм кулланучыларның хокукларын яклау" дигән темага дәрес үткәрде.
Әлмәт дәүләт нефть институтында "сыйфат дәресе" үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Венера Шәрәфетдинова дүртенче курс студентлары белән очрашты. Булачак белгечләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оешу тарихы, функцияләре, бурычлары һәм максатлары турында мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече "Унисем" күпләп-ваклап сату сәүдә үзәгендә кизү торды.
Әлеге комплекс мәйданнарында яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары өчен төрле товарлар тәкъдим ителгән: бик күп яшелчә һәм чәчәк культуралары орлыклары, үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан саклау чаралары, бакчада эшли торган кораллар, хуҗалык-көнкүреш товарлары һәм башкалар.
Кулланучыларга кулланучыларның хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына К. исемле гражданин, башкарылган эштәге җитешсезлекләрне өченче затлар тарафыннан бетерү буенча тотылган чыгымнарны каплау уңаеннан, автомобиль төзәтү урынында килеп чыккан мәсьәләне хәл итүдә булышлык күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Кулланучы үзенең иномаркасын ремонтка тапшырган булган. Автомобильне язмача формада килешү төземичә генә ремонтка кабул иткәннәр. Әмма ремонт вакыты узгач, автомобильдәге җитешсезлекләр бетерелмәгән. Моннан тыш, әгәр төзәтү урынына автомобиль үз йөреше белән китерелгән булса, ремонттан соң эвакуатор ялларга һәм аны Чаллы шәһәренең сервис үзәгенә җибәрергә туры килгән. Автомобильне бер атна эчендә ремонтлаганнар. Беренче автосервис хезмәткәренең белдексез эш итүе аркасында автомобильгә гомуми 40 000 сумнан артык зыян китерелгән.
Без төрле булсак та, безне берләштерә торган нәрсәләр бар. Мәсәлән, безнең барыбыз да – кулланучы. Көн саен азык-төлек, көнкүреш әйберләрен сату-алу, хезмәт күрсәтүләргә заказ бирү кебек хокукый мөнәсәбәтләргә керәбез. Яңа телефон, телевизор яки тун сатып алдык, ә алар сыйфатсыз булып чыкты, ди. Ә кибеттә акчаны кире кайтарудан яки товарны алыштырудан баш тарталар. Күпләр, мондый хәлгә эләгеп, теләнгән нәтиҗәгә ирешү өчен нәрсә эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә, ничек дөрес итеп шикаять язарга кирәклеген белми. Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны киң колачлы пропагандалау, кулланучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан чыгып, гражданнарны даими рәвештә кабул итү зарур.
Кызганыч, әмма актив көрәш алып баруга карамастан, "икеләтелгән" билгеләнештәге спиртлы сыеклык сату очраклары ачыкланып тора. Асылда, бу – халык тарафыннан турыдан-туры билгеләнеше буенча түгел, ә алкогольле продукция суррогаты сыйфатында кулланыла торган төрле косметик лосьоннар.
Россия Президенты Владимир Путин Түбән Новгородта "Россия — спорт державасы" форумын ачу вакытында россиялеләрнең хәмер куллану дәрәҗәсен киметү өлкәсендә ирешелгән казанышларга тукталган. Ул моның турында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларында күрсәтелгән булуына күрсәткән, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.