2019 елның 14 нче октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, хуҗалык итүче субъектларның кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге хокукый аң-белемнәрен арттыру буенча чаралар үткәрү өчен, азык-төлек кибетләренә чыкты.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау максатыннан чыгып, әледән-әле урынга чыгып гражданнарны кабул итә. Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кешеләрнең аң-белемле булу дәрәҗәсен арттыру кулланучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында үзләрен ышанычлы тоярга, сатып алганда игътибарлы булырга һәм әйберләрне җентеклерәк сайлап алырга булыша, товарлар сатып алганда, хезмәтләр күрсәтү турында шартнамәләр төзегәндә барлыкка килгән бәхәсле хәлләрне җайга салганда "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллана белергә этәргеч бирә.
2019 елның 9 нчы октябрендә юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чараларын уздыру биреме кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре 22.26 сәгатьтә "Пиводаром" кибетендә һәм 22.03 сәгатьтә "Пан Хмельновъ" кибетендә алкоголь продукциясе сатуның вакыты бозылуның 2 фактын билгеләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына, сатучының кулланучы таләбен үтәүдән баш тарту гамәленә карата шикаять белдереп, С. исемле гражданка мөрәҗәгать итте. 2018 елның сентябрендә гражданка кибеттән ике контурлы "Protherm" казанын сатып алган булган. Әмма 2019 елның октябрендә анда җитди җитешсезлекләр булуы ачыкланган. Товардагы җитешсезлекләр гарантия срогы дәвамында килеп чыкканга күрә, сатып алучы кимчелекләре булган товарны яңасына алыштыру турында таләп иткән. Әмма сатучы товарны алыштырудан баш тарткан, ул моны товарның техник яктан катлаулы булуы белән аңлаткан һәм андый очракта, сатып алганнан соң 15 көн узгач, бары тик гарантия ремонты гына булырга мөмкин, дигән.
2019 елның 9 нчы октябреннән 11 нче октябренә кадәр "Казан ярминкәсе" КҮ территориясендә 24 нче "Сәламәтлек индустриясе. Казан" һәм 1 нче "Эстетик медицина һәм косметология. Казан" махсуслаштырылган күргәзмәләр эшләде. Сәламәтлек саклау һәм косметология белгечләренә медицина һәм косметология тармакларының соңгы казанышлары һәм үсеш тенденцияләре күрсәтелә.
2019 елның 9 нчы октябрендә Балтач муниципаль районының Куныр авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча чираттагы мәртәбә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында халыкның социаль якланмаган катламнарына аерым игътибар бирелде, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде.
2019 елның 8 нче октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, халыкның хокукый аң-белемнәрен арттыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында территориаль орган җитәкчесе рәислегендә чаралар комплексы үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегеннән үз фатирында, алга таба арзанлы суррогат сату өчен, спиртлы продукция саклаган Яшел Үзәндә яшәүче ханым турында материал алынды. Алынган продукциянең гомуми күләме 40 литр тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына сатучы тарафыннан кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларын бозу мәсьәләсе буенча гражданнардан мөрәҗәгать итү очраклары ешайды. Шул ук вакытта еш кына мондый сроклар берничә көннән алып берничә айга кадәр сузыла икән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына игътибарлы гражданиннан алынган хәбәрне тикшерү барышында Казан шәһәренең Совет районындагы объектларның берсендә икеләтелгән билгеләнештәге спиртлы продукциянең сатылуы билгеләнде.
Шул сәбәпле, 8 нче октябрьдә контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре әлеге объектка "визит" ясады.