2019 елның 11 нче ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына алынган гражданин мөрәҗәгате буенча Автокаланың җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан кибетләренең берсенә барып кайтты. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә сыра һәм сыра эчемлекләренең ваклап сатылуы ачыкланды, бу исә гамәлдәге законнарга каршы килә. 89 литр күләмендәге сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды.
2019 елның 12 ноябрендә шәһәр тибындагы Балтач поселогында, җирле җитештерү продукциясен популярлаштыру максатларында, "Бәхет" ҖЧҖ дигән шәхси цехта җитештерелә торган продукцияне татып карау-презентацияләү буенча кулланучылар өчен чара узды.
Чара "Бөтендөнья сыйфат атналыгы" кысаларында үткәрелде.
Күргәзмәдә төрле эчлекле бәлешләр, өчпочмаклар, камырга төрелгән сосискалар, төрле камыр пешермәләре, шулай ук өйдәгечә басылган токмачлар куелган иде.
Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Роспотребнадзорның ТР идарәсе сыйфатсыз товарлар сатып алуга бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә гражданнарга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Уку йортларында лекцияләр, хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре өчен семинарлар үткәрү планлаштырылган.
Ел саен фальсификацияләнгән продукция агымы 10-15%ка арта бара. "Пиратларча җитештерелгән" әйберләр эшләнмәдә ачыкланган производство җитешсезлекләре өчен җаваплы булган оригиналь җитештерүченең абруен төшерә, шулай ук аның керемнәрен киметә. Әмма иң мөһиме – бу хәл кешеләрнең эше, сәламәтлеге, шул ук вакытта гражданнарның гомере өчен дә, чын-чынлап куркыныч тудыра торган зур проблема булып тора.
Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җайга сала.
2019 елның 11 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган мәгълүмат буенча кузгатылган административ эш кысаларында Яшел Үзән районы бистәләренең берсендәге кибетне карап чыкты. Тикшерү чаралары барышында сатучы вәкилләре кибеттә сатыла торган сыраның кайбер позицияләренә карата аларны җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген таныклаучы документларны күрсәтә алмады. 47,46 литр продукция әйләнештән алынды. "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать җибәрүчегә акчалата бүләк биреләчәк. Тикшерү дәвам итә.
Татарстан Республикасында Европа сыйфаты атналыгы кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре Роспотребнадзор вәкиле белән берлектә Казан шәһәрендәге базарларның берсендә рейд үткәрде. Чара халык арасында кулланучы белеме нигезләрен арттыруга юнәлдерелгән иде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре Гөлфия Чурсина эшкуарлар һәм сатучылар белән аралашканда кулланучыларның хокукларын яклау буенча закон турында искә төшерде, мәгълүмати буклетлар таратты.
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьне карау барышында Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Совет районы территориясендә контроль чаралар үткәрде. Космонавтлар урамы буенча урнашкан сәүдә объектларының берсендә тиешле документларсыз, шулай ук әлеге алкогольле продукцияне БДАМС системасында теркәмичә генә сыра һәм сыра эчемлекләренең әйләнештә булу факты билгеләнде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Явлаштау авыл җирлегендә күчмә чара үткәрде. Очрашу кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны киң колачлы пропагандалауны тәэмин итү һәм кулланучы белеме нигезләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан чыгып уздырылды.
2019 елның октябрендә спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм сату күләмнәре турында мәгълүматлар кабул итү 2019 елның 1 ноябреннән 11 ноябренә кадәр автоматлаштырылган рәвештә гамәлгә ашырылачак.