ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 14нче ноябрендә Чаллы территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның территориаль иҗтимагый оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә, Алабуга муниципаль районының 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар составы өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде, анда Бөтендөнья сыйфат көне турында сөйләштеләр.

14нче ноябрьдә, Сыйфат атналыгы кысаларында, Баулы шәһәренең "Агропарк" сәүдә-сәнәгать үзәгендә (анда җирле товар җитештерүчеләр продукциясе ярминкәләре уза) Р.А.Садыйков  крестьян-фермер хуҗалыгының "Бавлинское молоко" продукциясенә кулланучылар дегустациясе узды.

Алдан ук хәбәр алган халык "Бавлинское молоко" продукциясен татып карау эшендә катнашты, пастеризацияләнгән сөт һәм сыер мае кебек мондый туклану продуктларын куллану үзлекләре, аларны җитештерү үзенчәлекләре турында күп кенә яңалык һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Чакырылган кунак, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чарада катнашучыларны алкоголь базарындагы яңалыклар белән таныштырды. Аннары Иҗтимагый советта катнашучылар план буенча фикер алышуга кереште.

"Сыйфат атналыгы" кысаларында, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләрендә белем дәрәҗәсен күтәрү һәм хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева, Роспотребнадзорның Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгече Галина Алатырева, икътисад һәм территориаль үсеш бүлегенең әйдәп баручы белгече Индира Низамова белән берлектә "Здравушка" сәламәт яшәү рәвеше клубы әгъзалары өчен очрашу үткәрде. 

"Сатучы сатып алучыга товарлар һәм аларны җитештерүчеләр турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында һәм аңлаешлы итеп җиткерергә тиеш", "Товарларны сатканда сатып алучыга мөстәкыйль рәвештә яки сатучы ярдәме белән кирәкле товарлар белән танышу мөмкинлеге бирелә" – гамәлдәге законнарда әнә шулай диелгән. Тик авыз итмичә генә продукт белән ничек "танышырга" соң? Мөслим муниципаль районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Елизавета Низамова һәм Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгече катнашында "Фаиза" авыл хуҗалыгы кулланучыларның тәэмин итү сату кооперативы – җирлектә сөт товарларын җитештерүче мөслимлеләргә әнә шундый мөмкинлек бирде. Чара Бөтендөнья сыйфат атналыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Бүген без сыйфат көнен билгеләп үтәбез. Бөтендөнья сыйфат көне (World Quality Day) – ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә ел саен үткәрелә торган чара. Бу көнне гамәлгә кую инициаторы – Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы (ЕОК) (European Organization for Quality, EOQ).

Бөтендөнья сыйфат көне 1989 елда расланган. Ә алты елдан соң Европа сыйфат оешмасы ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесенә туры килә торган атнаны Европа сыйфат атналыгы (European Quality Week) дип игълан иткән.

Яраклылык срогы чыккан алкогольле продукцияне сату фактларын ачыклау буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тарафыннан системалы эш алып барыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хокук бозуларны ачыклауда "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы ярдәм итә.

Бу юлы да шулай булды: Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, чираттагы мөрәҗәгатьне карау кысаларында, Яңа Савин районында М.Чуйков урамы буенча үз эшчәнлеген алып баручы эшкуарларның берсенә визит ясады.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

 Сыйфат атналыгы кысаларында Нурлат шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату мәсьәләләре буенча консультация өстәле эшләде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсе территориаль органы белгечләре оештырды һәм үткәрде.

Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлфия Чурсина, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәре белән берлектә, Казан шәһәре Вахитов районының 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен ачык дәрес үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Биектау муниципаль районының Коркачык авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны урынга чыгып кабул итү ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча график нигезендә гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International