ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай территориаль органы белгечләре белән берлектә, атна дәвамында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен бик күп чаралар үткәрде. Үткәрелгән чаралар барышында халык арасында төрле буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Чаллы шәһәренең "Минем документлар" күпфункцияле үзәгендә Ачык ишекләр көне узды. Теләге булган һәркем ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР Роспотребнадзор вәкилләреннән кызыксындырган сорауларына җаваплар ала алды. 2019 елның 13 ноябрендә түләүсез консультатив ярдәм күрсәтү һәм дәгъва хатлары проектларын төзү буенча уртак чара уздырылды.  

Бөтендөнья сыйфат көне һөнәри бәйрәм генә түгел, ә кулланучыга – сыйфатлы товар өчен рәхмәт белдерү, ә җитештерүчеләргә – бәйрәмне яңалык яки маркетинг сәбәпләре буларак куллану, шулай ук үзләренең яңа эшләнмәләрен тәкъдир итү, җитештерү яки ачык ишекләр көненә экскурсияләр үткәрү, киштәләрдә иң яхшы товарларны аерып күрсәтү, үз продукцияңне алга этәрү буенча акция уйлап чыгару мөмкинлеге дә. 

Түбән Кама халкы һәм шәһәр кунаклары өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрелә. Әлеге чараларның максаты – халыкның игътибарын товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфат проблемасына юнәлтү генә түгел, ә кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гомуми хокукый аң-белемнәрне арттыру да. Очрашулар барышында конкрет мисалларда кулланучы хокукларын яклаучы төп законның чынбарлыкта ничек эшләве, кулланучының хокукларын ничек итеп мөстәкыйль рәвештә торгызып булуы, кулланучыларның хокукларын яклауда контрольлек итүче органнарга нинди урын бирелүе хакында аңлатыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, хокукый культура формалаштыру һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең бу юнәлештәге эшен активлаштыру максатыннан чыгып, укучылар арасында агарту эшләре алып бара. Узган Сыйфат атналыгы кысаларында, шулай ук укучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау буенча үткәрелгән республика олимпиадасы нәтиҗәләре буенча, Әлмәт районы Ерсубайкино авылының гомуми белем бирү мәктәбенә бардылар.

Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, "Агроторг" ҖЧҖнең "Пятерочка" кибетендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре катнашында азык-төлек товарларына дегустация үткәрелде. Кибет ачылганнан бирле аның директоры булып А.А.Сәетгәрәева тора. Кулланучыларга өч төрле продукция тәкъдим ителде: "Бабушкин" икмәге, "Сосноборская" колбасасы, "Тысяча озер свежесть раннего утра" дигән төргәкле сыр. Туңдырылган ярымфабрикат рәвешендәге икмәк кибеттә үк пешерелә. 

14 ноябрьдә, ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сыйфат көнен үткәрү кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы Менделеев шәһәренең 2 нче мәктәбендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белән берлектә, "Бөтендөнья сыйфат көне" темасына хокук сәгате оештырды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре Р.Д.Яппарова ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә килүчеләр белән очрашу үткәрде. Чара Сыйфат көненә багышланган иде.

2019 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, башкарма комитет белгечләре белән берлектә, Әлки районында Европа сыйфат атналыгына багышлап, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексын үткәрде.

Сыйфат атналыгын үткәрү кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Р.Д.Яппарова Әгерҗе районының Сарсак-Омга, Кырынды, Көчек авыл җирлекләре сәүдә объектларында сатучылар һәм сатып алучылар өчен очрашулар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International