Бүген Татарстан Республикасында "Урман атнасы – 2019" республика табигать саклау акциясе һәм "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе кысаларында күпләп агач утыртылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Питрәч районының Шигали авылы янында карагайлар утыртты.
Өлкәннәр көне – өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген искәртергә тиеш. Бу дата бөтен җәмгыять өчен бик мөһим, шуңа күрә халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә дә.
Өлкәннәр көне – якты бәйрәм, бу көн җәмгыятькә генә түгел, якыннарыбызга да кайгыртучанлык һәм игътибар таләп иткән кешеләр яшәвен искә төшерә.
"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны популярлаштыру, аларда кулланучы хокукларын яклау турында хокукый белемнәр һәм гамәлдә куллану күнекмәләре булдыру максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Керәшен Сәрдәсе гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, контрольлек итү буенча үткәрелгән чаралар барышында гражданин тарафыннан 1,5 л сыешлы, "Вода минеральная природная питьевая Белебеевская-2" дигән этикеткалы пластик шешәләргә тутырып, спиртлы сыеклык алып барылуы фактын ачыклады. Барлыгы 6 шешә (9 литр) спиртлы продукция әйләнештән алынды. Хәзерге вакытта административ хокук бозу турында эш кузгатылды, әлеге спиртлы продукция үрнәкләре эксперт тикшеренүләрен үткәрү өчен җибәрелде.
Бу көннәрдә пенсионерларга аерым игътибар бирелә: аларны чәй табыннарына, концертларга һәм башка чараларга чакыралар, өйләренә барып котлыйлар, бүләкләр тапшыралар, көчтән килгәнчә ярдәм итәләр.
Хезмәттәшләрен өлкәннәр көне белән котлау Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы өчен матур традициягә әверелде.
"Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгында эчкечелеккә каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина катнашты.
Татарстан халкында дәүләтчелекнең тирән традицияләре бар, һәм алар бу хакта беркайчан да онытмаган.
1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты "Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында" Декрет кабул итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 ноябрендәге 764 номерлы карары белән расланган "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасы чараларын үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге әйдәп баручы белгече И.Р.Низамова белән берлектә Удмурт Ташлысы авыл җирлегендә булды.