ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 12 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Ф.Шакирова кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең чираттагысын үткәрде


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  16.10.2013 ел, №764 карары белән расланган “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын тормышка ашыру кысаларында икмәк һәм икмәк-күмәч ризыкларын дегустацияләү үткәрелде

2018 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне кисәтү чараларын тормышка ашыру турында”   28.09.2015 ел, № 1027 РФ Хөкүмәте карары нигезендә, законлы көченә кергән суд карарлары буенча конфискацияләнгән яки законсыз әйләнештән алынган этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне «Росспиртпром» АҖ вәкилләренә тапшыру булды

Ярбуе Морквашы авылында яшәүче бер ир-ат – хосусый эшмәкәр Татарстан Республикасы Югары Ослан суд районы буенча №1 суд участогының җәмәгать судьясы карары белән РФ КоАП  20.25 статьясындагы 1 өлеше нигезендә 5 тәүлеккә административ арест рәвешендә җинаять җаваплылыгына тартылды

2018 елның 3 июлендә ТР Дәүләт алкоголь алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Яңа Чишмә районының  Слобода Екатерининская авылында урнашкан «Анюта» кибетендә киштә астына яшерелгән ике шешә хәмер продукциясенә –  «Усадская хлебная» аракысы һәм  «Домашнее» шәрабенә тап булды


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р.А.Ильясов рәислегендә Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Р.Ф.Нәфыйков, муниципаль район башкарма комитетының территорияләрне үстерү бүлеге начальнигы Ф.В.Вәлиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге начальнигы, Мөслим район үзәк хастаханәсе баш табибы, авыл җирлекләре башлыклары,  «Магнит», «Пятерочка», «РусАлко» челтәрләре кибетләре, шулай ук районда алкогольле продукция сатучы сәүдә оешмалары, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Луч» ҖЧҖ вәкилләре катнашты


29
июнь, 2018 ел
җомга

Җәйге яллар чорына карамастан, муниципаль районнарда Ведомствоара комиссияләрнең планда каралган эшләре дәвам итә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, Казанда 2018 елгы  FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелүгә бәйле чараларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан чыгып, мобиль төркемнәр составында сәүдә объектларына һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алкогольле продукцияне ваклап сату һәм куллануга карата чикләүләрнең ни рәвешле үтәлүен ачыклау максатыннан мониторинг үткәреп килә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.04.2018 ел, № 306  карарының №1-7 кушымталары нигезендә, пыяла савытта алкогольле продукцияне сату һәм куллану (шул исәптән җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтелгәндә) рөхсәт ителми


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 27 июнендә Менделеев районында муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Саттаров, Чаллы территориаль органы кураторы – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары  Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов һ.б. катнашында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды

2018 елның 27 июнендә район башкарма комитеты җитәкчесе А.С.Авдеев һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Н.А.Кукушкина катнашында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International