2017 елның 1 кварталында Арча территориаль органына Кукмара районы буенча сатучылар тарафыннан кулланучылар хокукларын бозу турында гражданнардан 22 мөрәҗәгать кергән иде
2017 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була. Анда республиканың сәүдә нокталарында сатыла торган аракы дегустацияләнәчәк
Гражданнарыбызның 85%ы көн саен теге яки бу сөт ризыгын сатып ала
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Нурлатта яшәүче бер ир-аттан шәһәр кибетләренең берсендә ялган аракы сатылу ихтималы турында мөрәҗәгать керде
2017 елның 24 апрелендә Тукай муниципаль районы хакимиятендә 2017 елның 1 кварталы йомгакларына багышлап, алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча районның ведомствоара комиссиясе утырышы булып узды
Сер түгел: үз хокукларыңны белү килеп туган катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын табу, дөрес гамәлләр кылу һәм зарыгып көтелгән кыйммәтле әйберне сатып алудан чын мәгънәсендә канәгатьлек хисләре кичерү мөмкинлеге бирә. Әйтик, машина сатып алганда баш түбәбезне “күк капусы”на тидерә
22 апрельдә Чаллыда территорияләрне чистарту буенча ике айлык кысаларында гомумшәһәр өмәсе булып узды
Производствода җиренә җиткереп тегелмәгән күлмәк өчен түләнгән акчасын кире кайтару буенча законлы хокукларын канәгатьләндермичә, кулланучының теңкәсенә тигәннәр
Әле шушы көннәрдә генә Арча шәһәре үзәк мәйданчыгында авыл хуҗалыгы җиһазлары, техника, эш коралларының күргәзмә-ярминкәсе булып узды
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм район мәгариф бүлеге, кулланучылар хокукларын яклауга багышлап, 8-10 сыйныф укучылары арасында “Кулланучы белемнәре – уңышка юл” дигән тема буенча конкурс үткәрде. Анда Питрәч 1нче мәктәбенең 10 Б сыйныфы укучысы Энҗе Муллаянова җиңде