ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның апрель аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Түбән Кама шәһәре прокуратурасы бер кибетнең алкогольле продукция әйләнешен җайга салучы законны үтәве-үтәмәвен тикшерү  эшен йөкләде

2016 елның 7 ноябрендә полиция хезмәткәрләре «Эльвира» кибетен (Әлмәт районы Нәдер авылында) тикшерү барышында 52 савыт “Березовые почки” косметика лосьонының әйләнештә булуын ачыклаган булган

2017 елның 23 мартында полиция хезмәткәрләре Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә яшәүче 41 яшьлек бер ир-ат “иярләгән” автомобильне туктаткан

Хәзерге вакытта бөтен Россия Федерациясе территориясендә РФ Баш дәүләт санитар табибының халык телендә “фанфурик” дип йөртелә торган спиртлы продукцияне ваклап сатуны туктатып тору турында карары гамәлдә булып килә


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүгенге утырышта регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия депутатлары Чаллы шәһәрендә алкогольле продукция әйләнешен җайга салу мәсьәләләрен карады

Менделеев шәһәрендә яшәүче бер ханым үз хокукларын яклау максатыннан, тәгаенләп әйткәндә, сыйфатсыз телефон өчен түләнгән  2900 сум күләмендә акчасын кире кайтарып алуга ярдәм итү үтенече белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

 2017 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Нурлат шәһәрендә сәүдә объектларының алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата чикләүләрне үтәвенә мониторинг үткәрү барышында бер кафеда  «Миллер» сырасын савытын ачмаган килеш сату (урамга алып чыгып китеп эчү өчен) фактын билгеләде

Агымдагы елда Әлмәт, Азнакай, Лениногорск шәһәрләре мәктәпләренең  8-11 сыйныф укучылары  анкета чараларында катнашты


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы җирле бүлеге белгечләре Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрде


14
апрель, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе  2017 елның 1 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү сроклары турында искә төшерә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International