ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 05 апрелендә Әтнә районының Яңа Шашы авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Вакыт-вакыт без барыбыз да такси хезмәтеннән файдаланабыз. 2023 елның 1 сентябреннән «Россия Федерациясендә таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турында»гы 580-ФЗ законына таксиларга, шулай ук аларны йөртүчеләргә һәм ташучы оешмаларга өстәмә таләпләр куючы берничә үзгәреш кертеләчәген белү дә кирәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Алабуга районы КФҮ ДБУ филиалында халыкка консультация үткәрелде.

Тэги: куланучылар хокукын яклау

Кулланучылар белемен арттыру максатларында, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм студентлар арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда грамоталы кулланучылар тәртибенең хокукый белемнәрен һәм практик күнекмәләрен формалаштыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Ачык бизнес һәм информатика колледжы» шәхси һөнәри белем бирү учреждениесенең 2 курс студентлары белән дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында түбәндәге сылтама буенча https://tataruslugi.ru/ юл хәрәкәте Кагыйдәләрен бозуны фото- һәм видео автомалаштырылган система ярдәмендә билгеләнгән административ хокук бозулар турындагы карарлар күчермәсенең электрон вариантын алу мөмкинлеге булдырылган.

Тэги: юл хәрәкәте куркынычсызлыгы

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 елның 1969-р номерлы боерыгы нигезендә ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» 20 еллык юбилей конкурсы старт алды, ул «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булып тора.

Конкурсның төп бурычлары булып җитештерүчеләрне югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле товарлар чыгаруга стимуллаштыру, базарда үзебездә җитештерелгән продукцияне алга җибәрү һәм инновацион-актив җитештерү мохитен формалаштыру тора.

Тэги: Татарстанның иң яхшы товарлары

31
март, 2023 ел
җомга

30.03.2023 Юдино базарына килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен «Сәүдә йорты (комплекс) һәм «Родина» базарында чаралар уздырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатларында даими рәвештә Казан шәһәренең сәүдә, мәгариф һәм мәдәни объектларында һәм Татарстан Республикасының ведомство карамагындагы муниципаль районнарында семинарлар үткәрелә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сыра базарында катнашучыларга хәбәр итә, Татарстан Республикасында 2020 елның апреленнән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2020 елның 122 номерлы карары һәм алкоголь базарын җайга салу буенча Федераль хезмәт белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе арасындагы килешү нигезендә үткәрелә торган кега сыра продукциясен махсус маркалар белән маркировкалау буенча Эксперимент тәмамланды.

Тэги: Эксперимент Сыра маркировкалау

Бөтендөнья татар милли ашлары көне ел саен 28 февральдә билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көнне кулинария һәм сервис буенча конкурслар, яшь хуҗабикәләр белән мастер-класслар һәм татар үзәкләрендә, кафеларда, рестораннарда традицион кунакчыл татар милли табыннары уза. Евразия һәм дөньяның күп кенә халыклары татар милли ризыклары рецептларын үзләштергәннәр, кайберләре тулысынча, башкалары өлешчә.

Тэги: милли ашлар көне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International