ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Температура үзгәрү, кискен җил, салкыннар, биналарда коры һава - кышкы чор бит тиресе өчен кырыс.

Салкынның мондый тискәре йогынтысын кисәтергә тиешле косметик продуктлар белән тирене дөрес карау ярдәм итәчәк.

Кышкы көндезге крем составында, барыннан да элек, үсемлек майлары һәм витаминнар булырга тиеш.

Тэги: бит кремнары

9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт «Интернет» челтәрендә урнаштырылган мәгълүматны этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне дистанцион рәвештә сату турындагы тәкъдимнәр таралу предметына даими нигездә контрольдә тота.

Тэги: интернет сайтлар

Хөкүмәт бизнес тикшерүләрен үткәрү өчен 2023 елга мораторийны озайтты. 29.12.2022  елның 2516 номерлы тиешле карар Министрлар Кабинетының рәсми сайтында дөнья күрде, дип яза buh.ru.

Тэги: тикшерүләргә мараторий

2023 елның 1 гыйнварыннан аракыга минималь ваклап сату бәясе - 0,5 литр өчен – 281  сумга кадәр, шул ук күләмдәге коньяк өчен 517 сумга кадәр күтәреләчәк. Бу хакта хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган РФ Финанс министрлыгы боерыгында әйтелә.

Тэги: минималь бәя

5
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә күпләр петарда һәм фейерверк сатып ала. Пиротехника әйберләрен сатып алу һәм эксплуатацияләү кагыйдәләренә игътибарыгызны җәлеп итәбез.

Пиротехник продуктларны кулланырга планлаштырганда берничә киңәшне истш тоту мәҗбүри.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

30
декабрь, 2022 ел
җомга

29 декабрьдә администрация залында Әгерҗе муниципаль районы Советының XXIV утырышы булды.

Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы «Таҗи Гыйззәт исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гоголева Ирина Васильевна Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.


29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 2022 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль идарәсе хезмәткәрләре очрашуы оештырылды. Чара барышында 6 нчы номерлы «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» озак сроклы максатчан ярдәмче программасын тормышка ашыру тикшерелде.


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 13 яшьлек Данилның хыялын тормышка ашырды – аңа самокат бүләк итте.

Исегезгә төшерәбез, авыр тормыш хәлендә калган балаларның һәм өлкәннәрнең Яңа ел теләкләрен һәркем тормышка ашыра ала. Моның өчен «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашырга кирәк.

Җәүдәт Әхмәтханов Даниль тәрбияләнгән гаилә белән видеоэлемтә аша аралашты. Бүләкне Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова тапшырды.

Тэги: Теләкләр чыршысы

Тәтеш районы укучылары ел саен «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага республика Олимпиадасында актив катнашалар.

26 декабрьдә Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районы активы киңәшмәсе узды, анда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин да катнашты.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында 2022 елгы Олимпиада призерларын, шулай ук балаларны әзерләгән педагогларны бүләкләделәр.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International