«Эдем» ҖЧҖ җитештергән икмәк, бәлеш һәм печенье сыйфаты турында бәхәсләшергә туры килми. Әлеге предприятие күптәннән үзен кулланучылар алдында танытты, ышаныч яулады, үз продукциясенә даими ихтыяҗ тудырды.
2022 елның 09 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Шигали авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Саба муниципаль районының Килдебәк авыл авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров халык белән очрашты.
Очрашуда сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр, товарларга экспертиза үткәрү, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, дәгъва белдерү тәртибе һәм сроклары каралды.
Мөслим муниципаль районында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Мөхсинов рәислегендә Татарстан Республикасы эшкуарлары хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкиле «Коррупциягә каршы Бизнес» коммерцияле булмаган автоном оешмасы проект җитәкчесе Анастасия Плотникова, Мөслим муниципаль районында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек вәкиле Габдрахманов Н.М катнашында Мөслим муниципаль районы бизнес - җәмәгатьчелеге белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Саба районының «АгроТрейд» сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлатып өйрәтү семинары уздырдылар.
Автомобиль - хәзерге тормышның аерылгысыз атрибуты булып санала. Миллионлаган кеше машиналар, запчастьләр һәм төрле аксессуарлар сатып алганда автосалонга мөрәҗәгать итә.
2022 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре автосалоннарда кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече шәхси эшмәкәр Фазлыева Б.З. (Саба районы) сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләрен үтәү буенча укулар уздырды.
09.11.2022 көнне Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Өметбаева, Яшел Үзән муниципаль районының Олы Җәке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина белән берлектә, төрле төрдәге товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сыйфаты мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр.
2022 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Шәтке авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
2022 елның 08 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Красносельский авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.