ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Традиция буенча октябрьнең беренче көнендә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Өлкәннәр көне - зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне! Бу бәйрәм өлкән буынның безнең мәхәббәтебезгә, кайгыртуыбызга һәм игътибарыбызга мохтаҗ икәнлеген барыбызга да тагын бер кат аңларга ярдәм итә. Изге һәм якты бәйрәмдә без әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның игътибарын тоеп яшибез. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау Игелек һәм хөрмәт көне

10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 6 октябрендә Теләче муниципаль районының Иске Җөри авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль – инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып бардылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Халыкның хокукый белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 2022 елның 7 октябрендә килүчеләргә консультация белән күчмә чара үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Русьта ярминкәләр элек-электән барлыкка килгән. Алар хәзер матур традициягә дә әйләнде. Ярминкәләр ничек кенә оештырылмасын, аннан кешеләр һәрвакыт буш кул белән түгел, ә күчтәнәчләр белән, һәм, әлбәттә, яхшы кәеф белән китәләр. Көз - елның иң уңдырышлы вакыты, уңышка юмарт вакыт.

Тэги: ярминкә

2022 елның 07 октябрендә Кукмара районы Березняк авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар оештырылды. 

Тэги: гражданнарны кабул итү

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты тарафыннан Чистай шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультация бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсен уздыру барышында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультация һәм мәгълүмат бирү оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы Чистай шәһәре оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 6 октябрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Чистай муниципаль районы Булдырь авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан Йолдыз авылы халкы белән очрашу оештырылды һәм авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау Өлкәннәр көне

8
октябрь, 2022 ел
шимбә

Өлкәннәр көне - безгә чиксез кадерле кешеләр, әниләребез һәм әтиләребез, әби-бабаларыбыз көне. Бу – кеше зирәклеге, җитлеккәнлеге, күңел юмартлыгы көне.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International