ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Түбән Камадагы кадрлар үзәгенә килүчеләр өчен оештырылган чараларда һәрвакыт рәхәтләнеп катнашалар. Шушы көннәрдә пенсия яшендәге гражданнар һәм өлкәннәр өчен эшкә урнашу һәм социаль ярдәм мөмкинлекләренә багышланган махсус вакансияләр ярминкәсе уздырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Баулы районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре торак йорттан физик затның спиртлы продукция сату фактын ачыклаган. Алынган продукциянең гомуми саны 0,3 литр тәшкил итә.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

14
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәрендәге Хезмәт ветераннары пансионаты пенсионерлары белән очрашу үткәрделәр. Төп тема БМО тарафыннан «тотрыклы яшәү рәвешенә Гадел күчү»дип игълан ителгән 2025 елгы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында фикер алышу булды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре ведомство буйсынуындагы Балык Бистәсе районы территориясендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халыкка кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык субъектлары белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Ирина Синица Азнакай шәһәренең 2нче гомуми белем мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау чарасы үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

13
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы продуктлары ярминкәләре уза. Ит, кош-корт, йомырка, бәрәңге, яшелчә, сөт продукциясе, тәм-томнар һәм башкалар сатыла. Агропромпарк мәйданчыгында Казан территориаль органы белгече социаль әһәмиятле товарларга бәяләрне тикшергән һәм сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау законы турында сөйләгән. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру буенча планлы эш кысаларында Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лениногорск шәһәренең күп функцияле үзәгендә кизү торды.

Кизү торган вакытта белгеч килүчеләргә төрле мәсьәләләр буенча консультация биргән:

Тэги: куланучылар хокукын яклау

«Гадел билге» системасы — Ялганга каршы көрәшергә мөмкинлек бирә торган Россия программасы. Җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр товарларга продуктның чынлыгын һәм килеп чыгышын тикшерергә мөмкинлек бирә торган махсус QR-кодлар ясый. 2025 елның 1 октябреннән системага товарларның яңа категорияләре

Тэги: Гадел билге

Чистай районының Четырчи авылында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Территориаль орган хезмәткәрләреннән халык төбәк кулланучылары хокукларын яклауда ведомствоның роле турында белгән. Бер авыл кешесенә тәрәзә кую тоткарланган очракта хокукларын аңлаттылар: ул яңа сроклар билгели ала

Тэги: гражданнарны кабул итү

10
октябрь, 2025 ел
җомга

2025 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә 2025 елның 8 аендагы эш йомгаклары буенча алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Киңәшмәдә Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнарының ведомствоара комиссияләре әгъзалары һәм сәүдә предприятиеләре вәкилләре катнашты. 

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International