ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәрендәге кибетләр челтәренең берсендә алкогольле продукцияне ваклап сату закон нигезендә тыелган вакытта, ягъни иртәнге 10га кадәр, сыра сату факты ачыклады. 

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

14.04.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Франт» сәүдә үзәге территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

14.04.2020 Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Казан шәһәренең Совет районында урнашкан «Франт» эре сәүдә үзәгендә сатып алучылар һәм кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Каюм Насыйри музеенда булдылар.

Каюм Насыйри (1825-1902) - галим-энциклопедист, тарихчы - этнограф, тел белгече, язучы, мәгърифәтче. Музей 2002 елда Иске Татар бистәсе территориясендә урнашкан татар агач сәнгате һәйкәле булган йортта ачыла.

Тэги: туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән контроль чаралар барышында, хосусый эшмәкәрнең «Кружка» кибетендә 22 сәгатьтән соң сыра сату факты ачыкланды. Аның эшчәнлегенең төп төре - азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләрен ваклап сату.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең Комсомол базарында дежур тордылар.

Дежурлык вакытында сантехника сатучы шәхси эшмәкәр белән очрашу оештырылды. Бу сәүдә ноктасы очраклы гына сайланмаган, яз җитүгә, актив төзелеш эшләре башлана, ә сантехника, смесительләр һәм унитазларсыз булмый.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Казан» Агросәнәгать паркы территориясендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектларның кулланучылар базарында килешү төзегәндә хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан, Саба муниципаль районында «Балкыш» «тернәкләндерү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасында өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Илдә икътисади һәм сәяси өлкәдә барган үзгәрешләргә бәйле рәвештә, кулланучылар базары да ничек үзгәрүен күзәтергә мөмкин. Кеше сатып алудан баш тарта алмый торган азык-төлекнең сыйфаты тарихы, аннары депозитлар, коллекторларны яклау белән бәйле тарихларга хәзерге икътисад чорында интернет-мошенниклык та өстәлә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

1. «Тактиль» контакт булмаган килеш, онлайн сатып алу.

Онлайн сатып алу еш кына арзангарак төшәргә мөмкин, әмма, беренче чиратта, чәйнекне үз күзләрең белән күрергә, ә иң мөһиме – кулда тотып карарга кирәк.

Тэги: электр чәйнеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International