ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Э.И. Фаттахова, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, Минзәлә шәһәренең 3 урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән «Яшь кулланучының белемнәре» дигән темага тест үткәрде. Анкетада 25 кеше катнашты.

Тэги: тестлаштыру

2021 елның 19 мартында Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар белемен арттыру буенча, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар сериясе үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек буе «Ышаныч телефоны» эшли: +7 (987) 296-68-93. Күрсәтелгән номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итә алалар. Мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан бирелгән мәгълүмат кичекмәстән каралачак, мөрәҗәгатьнең конфиденциальлеге гарантияләнә. 

Тэги: ышаныч телефоны

18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Р.Д. Яппарова кулланучылар хокукларын яклау декадасы кысаларында ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре өчен «Үз вакытың белән идарә итү» дигән темага дәрес үткәрелде. Чараны «Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе педагог-психологы Ильвира Латыйпова үткәрде. Районнарда урнашкан хезмәткәрләр үткәрелгән дәрестә ZOOM платформасы аша катнаштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

18.03.21 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече азык-төлек кибетендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш. З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан кулланучылар белемен күтәрү дәресе үткәрде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә укучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә нормалар һәм кагыйдәләр аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре ярдәме белән Роспотребнадзор идарәсе белгечләре белән берлектә очрашу үткәрде. Традиция буенча, тернәкләндерү үзәгендә инде күп еллар оештырылып килүче очрашулар, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемаларын хәл итү, киң җәмәгатьчелекне бу эшкә җәлеп итү өчен сәбәп булып тора.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

17
март, 2021 ел
чәршәмбе

16 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында алкогольле продукциягә мониторин үткәрде. Чара кысаларында 7 сәүдә объекты тикшерелде, аларның икесе Иске Сәфәр һәм Югары Богады авылларында.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International